Ләкләк
Ләкләк — тавышсыз кош. Алар бер-берсе белән томшыкларын шыкырдатып «сөйләшәләр».
Ләкләк үзенең зур оясын авыл өе түбәсендә чыбык-чабык һәм ботаклардан ясый. Ләкләк оялаган йорт бәхетле нигез дип санала, шуңа күрә әлеге йортның хуҗасы аның тынычлыгын бозмаска тырыша.
Ләкләк — күчмә кош. Ул нигезен беркайчан да бутамый, яз саен шул оясына очып кайта. Елына 3–5 бәбкә чыгара. Бәбкәләр ата-аналары алып кайткан бака, тычкан, кәлтә яисә төрле бөҗәкләр белән туклана. Көзгә таба алар зур кош булып үсеп җитәләр һәм көньякка очып китәләр.
Бу кызык!
Ләкләк — тавышсыз кош. Алар бер-берсе белән томшыкларын шыкырдатып «сөйләшәләр».
- Ак ләкләк – Беларуссия символларының берсе, ул тынычлык, татулык символы.
- Бу кошлар ел саен үз ояларына кайтып утыралар. Ләкләкләрнең иң борынгы оясына 381 елдан артык.
- Ләкләкләрнең оялары бик авыр һәм зур. Ләкләкләр белән бер үк вакытта аларда вак кошлар да яши, мәсәлән, чыпчыклар!
- Ләкләкләр йомыркаларны чиратлашып баса: ана кош – төнлә, ата кош көндез.
- Ләкләк балалары очарга ике айлык чагында өйрәнә башлый.
- Ак ләкләк канатларының колачы ике метрга җитәргә мөмкин.
- Ләкләк бер аягында басып йоклый, аякларын уянмыйча гына алыштыра.
- Ләкләк бөҗәкләр, балык, бака, агулы еланнар белән туклана.
- Кара ләкләк кешеләрдән ераграк, ә ак ләкләк, киресенчә, мөмкин кадәр якынрак яши.
Ләкләк
Ленар Шәех шигыре.
Очып килә ләкләк
Зәңгәр күктән... шәпләп:
"Бака, эләк-эләк —
Минем бөтен теләк"
Ә сазлыкта бака —
Бака-ка-ка-ка-ка
Бер түмгәктә ята,
Сазлыкны болгата:
"Мин иң көчле бака,
Бака-ка-ка-ка-ка!..."
Очып барган ләкләк
Килеп төшә шәпләп
Һәм баканы каба.
Оясына таба
Очып китә ләкләк,
Канат кагып... шәпләп.
Фото Фрипик сайтыннан.
Ләкләкләр җылы һава агымына ияреп 2 мең метр биеклеккә күтәреләләр...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев