Кышкы сынамышлар
Әйдәгез, сынап карыйк.
*Кыш күп карлы булса, җәй яңгырлы булыр.
*Кыш томан булса, җәй юкәдә бал була.
*Утын сызгырса, көн суытыр.
*Кыш көне яңгыр яуса, икмәк булыр.
*Гыйнварның унында бәс төшсә, җәй яңгырлы килер.
*Морҗадан чыккан төтен туры булып өскә менсә, көн аяза, суыта. Әгәр төтен җиргә ятса, көн җылыта.
*Яңа елда ябалак кар яуса, аннан соң һава җылы, юеш булыр.
*Әгәр кар вак кына бөртекле, сирәк кенә төшкәләсә, бик озак суык булыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев