Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Ир-атларны яшәртүче мәгарә

Кунгур боз мәгарәсендә кызыклы эксперимент уздырганнар.

Кызыклы тәҗрибә

Кунгур боз тавы һәм Боз мәгарәсе Пермь өлкәсенең көньяк-көнчыгышында, Пермь шәһәреннән 90 чакрым ераклыкта урнашкан. Мәгарә 1914 елдан бирле экскурсия объекты булып тора. Ел саен табигатьнең бу могжизасын карарга йөз меңгә якын кеше килә. Туристларның гомуми саны инде 5 миллионнан арткан.

1999 елда Кунгур боз мәгарәсендә кызыклы эксперимент уздырганнар. Монда ылыслы агачлар кертеп куйганнар һәм алардагы үзгәрешләрне күзәткәннәр. Ата агач үзен бик яхшы хис иткән, анда хәтта яңа энәләр барлыкка килгән. Ә менә ана агач шиңгән. Бу тәҗрибәдән чыгып  монда ир-атлар яшәрә икән дигән нәтиҗәгә килгәннәр.

Ак спелеолог

Кунгур боз мәгарәсе риваятьләргә бай, аларның берсе – «Ак спелеолог» турында. Бервакыт мәгарәдә ике спелеолог эшләгән.  Аларның берсе чокырга төшеп китә. Икенчесе исә качып киткән, дустына ярдәм итмәгән. Шуңа күрә хәзер мәгарә буйлап аксак спелеолог өрәге йөри, ди. Ә кайбер кешеләрне хәтта мәгарә эченә алып кереп китә һәм үлемгә дучар итә. Шулай хыянәт иткән иптәшенә үч итә имеш. Ләкин бу  риваять кенә...

Гашыйклар

«Гашыйклар турында» риваяте буенча бер кызга сөйгән егете хыянәт итә, өйләнми. Шуннан соң ул Җир йөзендә яшәгәндә беркайчан да кияүгә чыкмаска сүз бирә. Ләкин бервакыт бер яшь егет аңа бик тирән мәгарәләрдә өйләнешергә тәкъдим иткән, бу аның вәгъдәсенә каршы килмәгән. Кыз ризалашкан. Егет аны бриллиантлар белән күмәргә вәгъдә иткән.  Алар чыннан да мәгарәгә төшеп кавышканнар. Ләкин шул вакытта яшь егет картка әверелгән. Ул шушы мәгарә рухы булган. Моңа тагын бер риваять ялганып китә. Ул «кыз яшьләре күле» дип атала. Кызның күңеле тула, ул гарьләнеп елый башлый. Өстәвенә ялган егет вәгъдә иткән брилиантлар боз ташлары булып чыга.  Кызның яшьләреннән бер күл пәйда була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев