Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Һәр гаиләнең үз патшабикәсе

Гаиләдә баш кеше — йомырка салучы патшабикә. Аның гомере башка кырмыскаларга караганда озынрак.

Кырмыскалар — уңган, эшчән, гел хәрәкәттә булган бөҗәкләр. Аларның эш сөючән, бердәм булуы шаккатыра. Җәмгыять төзелеше буенча кешегә якын торучы җан ияләре. Барлыгы 10 меңгә якын төре билгеле, Россиядә — 300 тирәсе, Татарстанда — 40 төрен очратырга була. 

Кырмыскалар, зур күч булып, ояларында яши. Йортлары җир өстеннән өем булып чыгып тора. Төрле туфрактан, ылыстан яисә вак-вак чыбыктан ясыйлар. Өйнең эчендәрәк кырмыска күкәйләре саклана. Тагын да төптәрәк — черек агач төбе яки зур ботаклар. Метр ярым тирәнлектә, җир астында, патшабикә яши.

Кырмыскалар арасында үзара рольләр бүлешү кагыйдәсе бар. Гаиләдә баш кеше — йомырка салучы патшабикә. Аның гомере башка кырмыскаларга караганда озынрак.

Эшче кырмыскалар 3 елга кадәр яши, ә ана кырмыска 30 елга кадәр идарә итә ала.
Күпчелек кырмыскалар ерткычлар, бөҗәкләр, үсемлекләр белән туклана.

Урманнарда яшәүче җирән урман кырмыскалары зарарлы бөҗәкләрне юк итеп, зур файда китерәләр. Алар, үлгән бөҗәкләрне юкка чыгарып, санитар ролен башкара. Кырмыскалар секундына 7,62 сантиметрга кадәр тизлек белән хәрәкәт итә ала. Кешеләр белән чагыштырганда бу тизлек сәгатенә 55 километр диярлек.

Сез дә, кырмыскалар кебек, тырыш, үзара дус-тату булып үсегез, дусларыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев