Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Балык Бистәсе районындагы экофермада «Кызыл китап»ка кертелгән боланнар яши

Теләгән һәр кеше әлеге сылу боланнарны үз күзләре белән барып күрә ала.

Бу - чуар болан (пятнистый олень), икенче исеме - чәчәкле болан (олень-цветок). Чөнки җәй көннәрендә алар ак таплар белән бизәлгән җирән йон белән капланган була. Кышын исә төссезрәк «тун» кия.

Элек алар Кытай, Тайвань, Корея, Вьетнам, Япония территориясендә күпләп яшәгәннәр. Кешеләрнең аулавы нәтиҗәсендә юкка чыга язып калганнар. Хәзерге вакытта әлеге хайваннарның саны 3000нән дә артмый.

Әмма татарстанлыларның әлеге сылу боланнарны үз күзләре белән барып күрә алу мөмкинлеге бар.

2014 елда Балык Бистәсе районының ташландык Степановка авылында «Кыргый ферма» дигән экоферма төзелә һәм анда Алтай якларыннан 17 чуар болан белән 24 марал кайтартыла. Хайваннар монда табигый шартларга якынайтылган вольерларда яши башлыйлар.

Өч елдан аларның саны 100гә җитә һәм аларны аз-азлап Шомбыт заказнигына (заказник - тыюлыкның бер төре) җибәрәләр. Хәзер «Кыргый ферма»да 200 ләп болан һәм марал, кабан дуңгызлары яши. Теләгән һәр кеше аларны үз күзләре белән барып күрә ала.

Ләйлә Мирзаһитова видеосы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шәп! Матурлар!