Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Әтәч – синоптик

Борынгылар әтәч кычкыруына карап һава торышын билгели алганнар.

Борынгылар әтәч кычкыруына карап һава торышын билгели алганнар. Кояш баю белән үк кычкырса, һава торышы үзгәрәчәк, дигәннәр. Кичке 9дан соң кычкырса, яңгыр көтәргә кирәк.

Шулай ук тавыкларның үз-үзләрен тотышларына карап та төрле фаразлар ясаганнар. Мәсәлән, алар кетәклектәге иң югары куначаларга утыра башласалар, яңгыр көткәннәр.

Тавыклар курыкмыйча, беркая да качмыйча, яңгыр астында чүпләнеп йөрсәләр, тиз үтеп китә торган яңгыр булачак. Койрыкларын боргалап йөрсәләр – давылга, буранга юраганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев