Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Асфальт белән тулган күл

Пич-Лейк күлендә коенып та, йөзеп тә булмый, чөнки ул «тау су­маласы» — асфальт белән тулган.

Тринидад утравындагы Пария култыгы яр буена урнашкан Ла-Бреа авылына якын гына бер күл бар. Ул Пич-Лейк дип атала. Анда коенып та, йөзеп тә булмый, чөнки ул «тау су­маласы» — асфальт белән тулган. Элекке ләм вулканы кратерына урнашкан күлнең мәйданы 46 гектар, тирән­леге 90 метр.

Җир астындагы сыек нефть вулкан авызыннан үзе­нә юл салган. Өскә күтәрелгәндә ул суынып, җиңел матдәләре парга әйләнә, үзе асфальтка әверелә. Бу процесс казанлык уртасындагы «Күл анасы» дигән бер урында бара. Исеме җисеменә бик туры килгән — чыннан да шушы урында асфальт туктаусыз ясалмаса, күлдәге запас әллә кайчан беткән булыр иде.

Асфальт — кыйммәтле төзү материалы. Бер ел эчен­дә монда 120—150 мең тонна асфальт чыгарып, башка илләргә җибәрәләр. 

Асфальт бәреп торган турыдан башка урыннарында рәхәтләнеп йөрергә була. Әмма берәр әйбер ташласаң, тора-бара ул тәмам күмелеп югала. Асфальт чыгару­чылар кайчакта индусларның көнкүреш әйберләрен та­бып алалар. «Күл» төбендә тарихка кадәрге хайваннар каберлеге табылган, анда хәтта мастодонт сөякләре килеп чыккан. Димәк, бу тирәләрдә бозлык чорында үлеп беткән хайваннар яшәгән дигән сүз.

Фото: Авторство: Martina Jackson. Собственная работа, CC BY-SA 3.0, https://commons.wikimedia.org/w/index.php?curid=18564294

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев