Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

Яратып эшләгән эш кенә куаныч китерә

Студентлар белән очрашу үткәрү өчен сценарий.

Кичәнең планы:

1."Яратып эшләгән эш кенә куаныч китерә" дип аталган чын күңелдән сөйләшү (төрле тармакларда эшләүче элеккеге укучыларыбыз һәм студентлар белән сөйләшү).

2. "Акыл - тезген, белем - ат" дип исемләнгән шаян интеллектуаль уен.

Кичә барышы.

1 алып баручы:

Бер күрешү үзе бер гомер бит,

Очрашуга сәбәп табылсын.

Бер-берләрен сагынышкан дуслар

Күрешергә монда агылсын!

2 алып баручы:

Кайтыйк әле, онытмыйк без дуслар

Канат ярган туган ояны.

Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат,

Мәктәпкә дип килдек без тагын...

Очрашуга килүчеләрне сәламләп җыр яңгырый.

1 а.б. Хәерле кич кадерле дуслар, хөрмәтле укытучылар, укучылар, килгән кунаклар. Безнең мәктәптә бүген бәйрәм - очрашу кичәсе. Мәктәпне, укытучыларын яраткан, онытмаган укучыларыбыз килде бүген безгә кунакка. Сезнең барыгызны шушы бәйрәм белән котлыйбыз, сезгә зур уңышлар, сәламәтлек телибез.

 

1 а.б. Кайда да булса, кайчан да булса,

Бер күрешү— үзе бер шифа.

10-20 ел үткәннән соң да,

Бер күрешеп, сөйләшик әле,

Елашыйк та, җырлашыйк әле.

2а.б. Бер күрешү— үзе бер шифа дип,

Эч серләрне сөйләшик әле,

Хәсрәтләрне уртаклашып

Шатлыкларны бүлешик әле,

Күңелләрне бушатыйк әле,

Классташлар, очрашыйк әле.

__________________________________________________

1 а.б. Күп кенә әйберләрнең могҗизалы үзенчәлеге бар - кешеләргә хәтерне кайтару, күңелдәге якты истәлекләрнең, кабатланмас мизгелләрнең шатлыгын бүләк итү.

2 а.б. Ә инде без үткәннәребезгә кире кайтканда, үзебезгә таяныч, терәк эзләгәндә, әлбәттә мәктәп фотоальбомын ачабыз.

1 а.б Безнең мәктәп фотоальбомы мәктәп тормышының төрле мизгелләрен саклый. Фотоальбомдагы җитешсезлекләрне күреп ачулы йөзләр ясамагыз зинһар, мәктәп елларында сез нинди булгансыз, сез шуларны күрерсез. Безнең белән елмаегыз. Игътибар - без төшерәбез!

1 алып баручы:

Бүгенге очрашу кичәбезгә төрле һөнәр ияләре, студентлар җыелды.

Берәүләре ВУЗ ишеген шакый,

Берәүләре солдат булып илне саклый,

Берәүләре табиб булып шифалы нур бөркә,

Берәүләр зур төзелештә эшче исемен йөртә.

Берәүләре белем бирә балаларга,

Берәүләре нигез сала калаларга,

Берәүләре газет-журнал чыгаралар,

Бу тормышта үз юлларын табалар.

2 алып баручы:

Югары сыйныф укучылары өчен төрле һөнәр ияләре белән очрашу, фикер алышу бик мөһим. Килгән кунакларыбыз арасында төрле уку йортларында белем алучы студентлар да, шулай ук инде тормышта үз юлларын табып, төрле тармакларда эшли башлаган элеккеге укучыларыбыз да бар.

1 алып баручы:

Иң беренче әле күптән түгел генә югары уку йортларын тәмамлап төрле профессия үзләштергән укучыларыбызны сәхнәбез түренә чакырабыз. Аларның безнең укучыларга, укытучыларга нинди әйтер сүзләре бар икән, рәхим итегез. Кунакларга сүз бирелә.

2 а.б. Ә хәзер, безнең чыгарылыш укучыларыбыз үзләренең мәктәп елларын ничек истә калдырдылар икәнен белеп китик әле:

- Сез укырга кергән елның 1нчесентябрендә нинди һава торышы иде?

· Беренче укытучыгызның исеме ничек? Сез аны нинди итеп истә калдырдыгыз?

· 3 класста бер парта артында кем белән утырдыгыз?

· Сезнең яртакан фәнегез һәм яраткан укытучыгыз.

· Сез 11нче класста вакытта классыгызда ничә укучы иде?

· Класс җитәкчегезнең туган көне кайчан?

· Чыгарылыш экзаменында рус теленнән нинди темага сочинение яздыгыз?

· Мәктәп тормышыннан иң истә калган, иң кызыклы вакыйганы сөйләп үтсәгез иде.

 

-----------------------------------------------------------

1 а.б. 1 алып баручы:

Бүлмәдән-бүлмәгә йөриләр,

Балачак эзләрен эзлиләр.

Кем кайда ниндидер сүз язган,

Кемнәндер кайдадыр эз калган...

Барысын күзлиләр, эзлиләр,

Үзләре турында сөйлиләр.

Соңгы елларда гына 11нче сыйныфны тәмамлаган укучыларга сүз бирик әле, рәхим итегез!

Исәнмесез, кадерле дуслар!

- Хәерле көн, килгән кунаклар!

- Саумы сез, хөрмәтле сабакташлар!

 

- Бүген бездә зур бәйрәм,

Бар кеше дә сөенгән.

Чөнки алар мәктәбемә

Бүген кунакка килгән.

 

- Сәлам сезгә, барлык кунаклар!

Сәлам сезгә, әй сабакташлар!

Каршылыйлар сезне авылдашлар

Бик күңелле үтсен очрашулар.

Җыр: “Исәнмесез..”

- И, мәктәбем!

Сөенгәнсеңдер бүген,

Бу көннәрне көтеп алганга.

Синдә белем алган укучылар

Кошлар кебек очып кайтканга.

 

- Котлыйм сезне, дусларым!

Очрашу көне белән.

Якты бәхет утларын,

Яңа шатлык нурларын

Сибелдергән көн белән,

Котлыйм ихлас күңелдән.

Мәктәбем бик матур

Бәхетлеләр без хәзер.

Мәктәбебез зур кунаклар

Кабул итәргә әзер.

 

Бүген синең юбилейны котлап,

Җыелганнар кыз һәм улларың.

Кайткан алар җылы хисләр белән

Якын итеп ерак юлларын.

- Шушы яктан, шушы туфрактан без,

Шушы җиргә дәшеп кайтара.

Таллар җырлап, чишмәләре чыңлап,

Өянкеләр зурлап чакыра.

 

- Һәр очраган үтә сәлам биреп,

Бар да таныш монда.

Очынып йөрим яшь чактагы кебек

Акбаш урамында.

 

- Һәр очраган белән сәламләшәм,

Якын дуслар монда.

Яшь чактагы кебек очынып йөрим

Акбаш урамында.

 

- Сихри ягым, туган ягым!

Серле , нурлы таңнарың.

Синдәгедәй уңган кызлар,

Алтын куллы тырыш уллар

Кай җирләрдә бар тагын, Акбашым?!

 

- Синдә - яшьлек язларым,

Синдә - башлап язганым.

Уйларымны гел тартасың,

Ахры, тартып кайтартасың,

Читтә кала алмамын, Акбашым!

 

- Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

Җырлап яшәр чагыбыз.

Нинди матур, нинди гүзәл

Безнең туган ягыбыз!

Җыр.

- Сагынып килдегезме, сабакташлар,

Онытылмас Акбаш якларын?!

Искә алырга дип гомеркәйнең

Бер кайгысыз үткән чакларын.

Хәтирәләр күңел түрләрендә,

Бер серләшик таңга кадәрле.

Бүген бездә яшьлек үзе кунак-

Бу очрашу шуңа кадерле.

 

- Кемнәр генә укымаган бу мәктәптә,

Үсеп чыккан күпме белгечләр.

Еллар узган саен алар артып бара

Бу бит укытучы биргән зур эшләр.

 

- Ил карты да сиңа сәлам биреп,

“Мөгаллим” дип, зурлап эндәшә.

Яшьләр синнән матур үрнәк алып,

Күркәмлектә сиңа тиңләшә.

Берәүгә дә гомер ике килми,

Ике кабат кайчан яшьнәргә?

Теләк телик: шушы бер гомерне

Ике гомер итеп яшәргә.

-Тормышыгыз гүзәл булсын

Ак бәхетләр телибез.

Ак чәчәкләр сыман ап-ак карлар

Барыр юлыгызга сибелсен.

Һәр яңа таң бетмәс шатлык

Һәм гомерлек бәхет китерсен.

- Хөрмәтле, дуслар! Очрашу кичәсенең беренче өлеше тәмам. Барлык очрашуга килгән выпускникларны мәктәптә 20 минуттан соң линейкага чакырабыз. Хөрмәтле кунаклар, авылдашлар! Сезне бәйрәм белән котлап, зур тазалык, иминлек, уңышлар теләп калабыз. Киләсе очрашуларга кадәр сау булыгыз!

Чулпан Кәримуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев