Очрашу
Сценарийлар

Очрашу

Яңа ел иртәсенә сценарий. Катнашалар: Кыш бабай, Карсылу, Куян, Тәрбияче, балалар, Чит планета вәкилләре.  Зал уртасында бизәлгән чыршы. Балалар бәйрәмгә әзерләнә. 

Тәрбияче: 
Я, балалар, әзерсезме? 
Бәйрәм вакыты җитте. 
Куян түзми, Кыш бабайны
Каршыларга дип китте. 
Кинәт серле яктылык хасил була. Бер бала йөгереп керә. 
1-бала: 
Мәйданчыкка килеп төште 
Бик зур космик корабль. 
Беләсезме, бу корабның 
Атамасы – “Арабель”. 
Тәрбияче: 
Бәлки Кыш бабай килгәндер 
Серле корабта очып? 
Ашкынгандыр, сагынгандыр, 
Алыр ул сезне кочып. 

Балалар чыгып йөгерәләр. Бераздан Кыш бабай, Карсылу, Куян керәләр, аптырап басып торалар. 
Кыш бабай: 
Бакча бүлмәсе ниндидер 
Сихри төсләргә тулган. 
Мондый хәлнең булганы юк, 
Балалар кая булган? 
Куян: 
Күптән түгел барысы да 
Көтә иделәр сезне. 
Бәлки эзләп киткәннәрдер, 
Югалтканнардыр безне. 
Карсылу: 
Калын кар белән капланды 
Урман, ялан, болын да. 
Әллә аймылыш булдыкмы, 
Кышкы басу юлында? 

Гөрләшеп балалар керәләр, урталарында Чит галәм вәкилләре. 
Кыш бабай: 
Нишләп каршы да алмыйсыз? 
Балалар, нәрсә булды? 
Карсылуның күзләренә 
Җем-җем яшьләре тулды. 
Карсылу: 
Бары шатлык яшьләре ул, 
Көяләнмә, бабакай. 
Яле, безгә сөйләп җибәр, 
Нәрсә булды, балакай? 
2-бала: 
Чит галәмнең вәкилләре 
Килеп төшкәннәр Җиргә. 
Яңа елны каршыларга, 
Бәйрәм итәргә безгә. 
1-вәкил: 
Без яшәгән планетада 
Урнашкан сихри тынлык. 
Тавыш та юк, шатлык та юк 
Баскан ниндидер шомлык. 
2-вәкил: 
Бәйрәм дигән нәрсәләрне 
Күзәтеп тордык күктән. 
Уйнап, көлеп, җырлап, биеп, 
Яши Җир халкы күптән. 
Тәрбияче: 
Ягез, кадерле кунаклар, 
Түрдән урын алыгыз. 
Теләсәгез, ошатсагыз 
Безнең җирдә калыгыз. 
1-вәкил: 
Бик калыр идек тә Җирдә 
Һава сулый алмыйбыз, 
Күрәсез бит, әле һаман 
Битлекләрне салмыйбыз. 
Кыш бабай: 
Бар Галәм вәкилләрен дә 
Котлыйм Яңа ел белән! 
Һәм менә бу Яңа ел да 
Шатлык китерсен гелән. 
Карсылу: 
Җирдә сугышлар булмасын! 
Яшәгез исән-имин. 
Барыгызга олы бәхет, 
Куанычлар телим мин. 
Тәрбияче: 
Үзебезнең һөнәрләрне 
Күрсәтик кунакларга. 
Бакчадагы шат тавышлар 
Таралсын еракларга. 


Күңелле бәйрәм концерты башлана. Балалар җырлыйлар, бииләр, шигырь сөйлиләр. 
1-вәкил: 
Рәхмәт, дуслар, илебездә 
Без дә бәйрәм ясарбыз. 
Җырларбыз да, биербез дә, 
Сездәй күңел ачарбыз. 
2-вәкил: 
Бар концертны язып алдык, 
Күрсәтербез, сөйләрбез. 
Сез җырлаган шат җырларны 
Балаларга көйләрбез. 
Кыш бабай: 
Буш кул белән килмәдем мин, 
Капчыгымда бүләкләр. 
Чынга ашсын Яңа елда 
Мин теләгән теләкләр. 

Кыш бабай, Карсылу бүләкләр тараталар. 
Кыш бабай: 
Яңа елны бәйрәм итә 
Авыллар һәм калалар. 
Тагын барасы җирләр күп, 
Сау булыгыз, балалар. 

Хушлашып чыгып китәләр.

 


Нет комментариев