Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

“Кызыл Калфак” әкияте яңача

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен сценарий.

Максат: балаларны әдәби текстны сәнгатьле итеп сәхнәләштерергә, геройларның хисләрен күрсәтә белергә өйрәтү, бала шәхесен, аның дөньяны хис-кичерешләр аша танып белүен, эстетик тойгыларын үстерү.

Җиһазлау: өй макеты, урман күренеше өчен ясалма агачлар, ясалма чәчәкләр, геройлар өчен костюмнар, туп, кәрзин, кабартмалар, теннис ракеткасы, Орифлейм кремы, тастымал, күзлек.

Катнашучылар: Алып баручы

Әни

Кызыл Калфак

Бүре

Әби

 

Тамаша барышы

Зал бизәлгән. Сәхнәдә җәйге авыл күренеше. Шаян музыка уйный. Залга туп белән уйный-уйный Кызыл Калфак чыга. Аның артыннан кулына кәрзин һәм теннис ракеткасы тоткан әнисе ашыга-ашыга чыга.

 

Әни:

Кадерле кызым минем,

Сиңа үтенечем бар:

Зинһар өчен әбиеңә

Кабартмалар алып бар.

Дәү әниеңә бүләккә

Сатып алдым бик шәп крем –

Җыерчыкларны бетерә

Бу тылсымлы Орифлейм.

Дусларым турнирга көтә,

Мин тенниска ашыгам.

Янына тиздән барырмын

Рәтләнгәчтен машинам.

Кызыл Калфак, синең белән

Бара алмыйм мин бүген.

Ә син ашык, әбиеңә,

Онытма төенчегең.

(Кәрзинне Кызыл Калфакка бирә)

Кызыл Калфак: (аптыраган кыяфәт белән)

Дәү әни диетада бит,

Ашар микән кабартма?

Фигурасын нык саклый ул,

Ә кабартма тазарта?!

(Кызыл Калфак әнисе белән хушлаша. “Кызыл Калфак” фильмыннан көй яңгырый, А.Рыбников)

Алып баручы:

Кәрзинен кулына алып,

Китте ул сукмак буйлап.

Урманга да барып җитте,

Кыз моңлы җырлар җырлап.

Тик кинәт урман эченнән

Аңа кемдер эндәште.

Кыз сискәнеп куйды кинәт:

Дошманмы бу, иптәшме?

Бүре: (Музыка яңгырый. Бүре шаян бию бии-бии чыга)

Хәерле көн, Кызыл Калфак,

Мине урап узма син,

Кәрзинеңдә нәрсәләр бар

Һәм кая юл тотасың?

(Бүре кәрзингә күз салып)

Ах, тәмле кабартма исе,

Телләреңне йотарлык!

Миңа да өлеш чыгар әле,

Бирчәле бер кабырлык!

Кызыл Калфак:

Дәү әнигә күчтәнәч бу,

Мин аны бик сагындым.

Бер-ике көн бәлки анда

Мин кунакта калырмын.

Бүре:

Синең белән, Кызыл Калфак,

Мин үзем дә барырмын.

Куе кара урман аша

Мин сине озатырмын.

Кабартма шундый яратам,

Ай-яй, тәмледер исе!!!

Әйдә, ашыгыйк икәүләп,

Чөнки әбиең бер үзе.

Кызыл Калфак:

Күзләремә туры карап,

Бүре син алдашасың.

Сүзләреңә ышыныр дип,

Син бик нык ялгышасың!

Дәү әниемне һәм мине

Уйлама ашармын дип.

Бу әкиятне һәр бала

Кечкенәдән белә бит!

Бүре:

Ха-ха-ха, көлдермә инде!

Ни дип сезне ашыйм мин?

Диеталарда утырып,

Ябыгып бетте әбиең.

Коры сөяккә калды ул

Спорт белән шөгыльләнеп.

Аны түгел, кабартманы

Ашар идем рәхәтләнеп.

Алып баручы: (“Татар халык бию көе” яңгырый, Кызыл Калфак белән Бүре парлы бию бииләр, аннары култыклашып урман буйлап китәләр)

Икәүләшеп сукмак буйлап

Бу юлдашлар киттеләр.

Әбинең өенә алар

Бик тиз килеп җиттеләр.

Юллары күңелле була,

Сөйләшмәгән сүз калмый.

Килеп җиткәч, әбисенең

Кыз ишегенә шакый.

Кызыл Калфак: (ишек шакый)

Тук-тук, ачыгыз ишекне!

Әби: (өй эченнән эндәшә)

Келәсеннән тарт шунда.

Хәзер ваннадан чыгам мин,

Утырып тор диванда.

Әбисе башын тастымал белән сөртә-сөртә залга чыга.

Әби:

Исәнме, Кызыл Калфагым,

Ничек синең хәлләрең?

Күбекле, тозлы ваннада

Язылып китте тәннәрем.

Кызыл Калфак белән әби кочаклашалар.

Әби: (әби күзлеген кия, Бүрене күреп ала)

Бу ни хәл бу, балакаем,

Ник бүре белән килдең???

Әби һушын югалтып егыла. Кызыл Калфак белән Бүре Әбине һушына китерәләр, урындыкка утырталар.

Кызыл Калфак:

...Ул мине озата килде,

Чөнки бер үзем идем.

Дәү әнием, күчтәнәчкә

Кабартмалар китердем.

Ә монысы җыерчыклардан –

Тылсымлы крем – Орифлейм.

Әби: (Әби бүләкләрне ала, кочаклашалар)

Бүләкләр өчен зур рәхмәт,

Әйдә, түрдән узыгыз.

Бу тәмле кабартмалардан,

Я, сез дә сыйланыгыз!

Бергәләп өйгә кереп китәләр

Алып баручы:

Әби белән Соры Бүре

Шушы көннән дуслашты,

Ә безнең шаян әкият,

Ахырга якынлашты!

Әкият геройлары барысы да тамашачыга баш ияргә залга чыга. Алып баручы рольләрне башкаручылар белән таныштыра.

Тамаша тәмам.

Рәшитова Ләйсән Равил кызы, 107нче “Салават күпере” балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X