Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

Кыш бабайга күчтәнәч

Яңа ел бәйрәме үткәрү өчен сценарий. Төзүчесе - Миләүшә Хәсәнова.

Куян өе. Балалар йоклыйлар. Әни куян кайта. 
Әни куян: 
Балалар, торыгыз! Һаман йоклыйсызмыни! Каникул дип көне буе йокламыйлар инде. Режимны үтәмисез бит. Бу сәламәтлеккә зыянлы. Ай-ай ялкау инде сез. 
Куяннар: Әни кайтты, әни кайтты. ( “куыш” уйнарга тотыналар.) 
Әни куян: Өй дә җыештырасы бар, бөтен җир чиста, пөхтә булсын. Сәламәт булу өчен төп шарт - чисталык. Үзегез шулай дип кайттыгыз мәктәптән. Торгач та уенга ябышмыйлар! Кара син боларны!? Зарядка да ясамадыгыз бит. Эх сезне, гел әйтеп кенә торырга кирәк боларга! Басыгыз әле, тизрәк зарядка ясыйбыз бергәләп. 

(Музыка уйный, әни куян җырлый. Арткы планда куяннар зарядка ясыйлар) 

Әни куян: Хәзер урыннарыгызны җыештырыгыз! Менә сез торганчы базарга барырга да өлгердем. Иртәнге аш ашарсыз. Тиздән бәйрәм җитә бит, әле чыршыны да бизәмәдек. (Өстәл янына килеп) Кара күпме гәҗит килгән, мин тиз генә шуларны карап чыгыйм әле. Ә сез кишер ашагыз. (кишерләр бирә). 
Саескан керә: Нишләп ятасыз? Җыеныгыз тизрәк! Карале боларга, берни белми яталар! 
Әни куян: Нәрсә бар, Саескан? Исәнме! Нигә кычкырасың? Иң элек тирә-юньдәгеләр белән исәнләшергә кирәк. 
Саескан. Исәнләшеп торырга һич вакыт юк, әйдәгез, тизрәк җыеныгыз дим мин сезгә! 
Әни куян. Аңлатыбрак сөйлә, нәрсә булды? Әллә соң урман янамы? 
Саескан. Юк инде, алла сакласын! 
Әни куян: Әллә бүре киләме? 
Саескан: Әй, сиңа гел янгын да, бүре генә куркыныч. Шулардан куркып яшисең. 
Әни куян: Куркырсың да, гомерең шуңа бәйле булса! 
Саескан. Туктагыз әле. Мин сезгә яңа хәбәр әйтергә кергән идем. Урман аланында яңа ел бәйрәме була, анда килгән һәркемгә бүләк тә бирәләр икән. Әйдәгез тизрәк, бүләксез кала күрмик. Яңа ел көн дә килми бит ул, елга бер генә килә!! Менә бөтенесенә дә әйтеп чыгам әле. Җыеныгыз тизрәк кишер ашап утырмагыз. 
Куян кызы. Нинди бәйрәм соң ул – Яңа ел? 
Олы куян малае. Хәзер аңлатам. Бәйрәм чыршы янында уза. Анда Кыш бабай һәм Кар кызы килә. Бәйрәмдә җырлыйлар, бииләр, чыршы тирәли әйләнәләр. 
Куян кызы (куркып) Кыш бабай... Мин куркам. Ул суык буладыр? 
Уртанчы куян малае. Юк, син нәрсә?! 
Кыш бабай – юмарт бабай 
Безгә кунакка килә. 
Безнең кебек дусларга 
Бүләкләр алып килә. 
Кече куян малае. Ә минем бик күрәсем килә. Әйдәгез, барыйк. 
Уртанчы куян малае. Кунак ашы - кара-каршы дигәндәй, бәйрәмгә буш кул белән бармыйлар. 
Куян кызы. Абый дөрес әйтә, минем әзерләгән бүләгем бар. Мин шигырь сөйлим. 
Тагын бер ел шаулап узды, 
Туздырып ап-ак карны. 
Ак кар булып уйнап оча 
Яңа ел шатлыклары. 

Кил, бәхетле Яңа елым, 
Төкле аягың белән. 
Якты, матур, шат көннәрең 
Тыныч айларың белән. 

Олы куян малае. Ә мин җырлыйм - “Яңа ел белән!” 
Кече куян малае. Ә мин сезгә биеп күрсәтәм. 
Әни куян: Минем балаларымны уңган дими, ни дисең. Телләре телгә йокмый. 
Саескан. Чыннан да, миңа да берәр җыр өйрәтегез әле. 
Куяннар. Бик теләп. Әйдә. 
Бер-берсе белән кочаклашып, гапләшеп алалар. 
Саескан. Булды бу. ( Җырлыйлар.) Киттекме? 
Куяннар. Киттек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев