Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

«Кошлар – безнең дуслар» темасына КВН үткәрү өчен сценарий

Сценарийның авторы – Миләүшә Хәсәнова.

Тема: Кошлар – безнең дуслар
Тәрбия юнәлеше: Экологик тәрбия
Формасы: КВН
Катнашучылар: мәктәп укучылары, укытучылар
Максат: Балаларга кошлар турында экологик белем бирү. Кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү.
Бурычлар:
Балаларның кошлар, аларның үзенчәлекле яклары турындагы белемнәрен камилләштерү.
Балаларның күзәтүчәнлекләрен, кызыксынучанлыкларын, чагыштыра белү күнекмәләрен үстерү.
Балаларда кошларга карата сакчыл караш, мәрхәмәтлек сыйфатлары тәрбияләү.
1. КВНга әзерлек этабы
“Кошлар- безнең дусларыбыз” дигән темага рәсем конкурсы.
Кошлар турында китаплар уку, табышмакларга җаваплар табу.
Интернеттан кошлар турында мәгълүмат җыю.
Презентацияләр әзерләү.
Командаларга исем, девиз, сәламләүләр әзерләү.
2. КВН барышы.
Сәламләү.
Музыка астында командалар керә. Һәр команда үзе белән таныштыра.
Һәр команда үзенең исеме, девизын кычкырып әйтә.
Блиц-тур.
Һәр командага сораулар язылган карточкалар бирелә. Сорауны алып баручы бирә. Укучылар бер-берсе белән киңәшләшеп җавап бирәләр.
Нинди кош артка таба оча ала? (Колибри)
Иң биектә оча торган кош. (Бөркет)
Дөньядагы иң зур кош. (Тәвә кошы)
Безнең илдәге иң кечкенә кош. (Кәрлә тукраны-королек )
Чыпчыкның тән температурасы кайчан түбән була: җәенме әллә кышынмы? (Үзгәрми)
Нинди кош рус язучысы фамилиясен йөртә? (Гоголь)
Слайдлар: җаваплар әйтелгәч кошларның рәсеме экранда күренеп бара.
Жюри командаларның таныштыру өлешенә нәтиҗәсен әйтә
Кошлар турында беләсеңме?
Ак торналар балаларын кайсы илдә чыгаралар? (Россиядә)
Пеликаннар балаларын ничек ашаталар? ( Йоткан ризыкларын кире чыгарып)
Чумгалак дошманыннан ничек кача? (Су астына су асты көймәсе кебек төшеп китә)
Ак торна ничә йомырка сала? (2)
Челән ризыгын ничек аулый? (Муенын сузып, 1 аягын җыеп, хәрәкәтсез басып тора)
Нинди кош балаларын яңгыр яуганда чыгара? (Аккош)
Кечкенә аккошлар нинди кошларга охшаганнар? (Үрдәк балаларына).
«Гадкий утенок» әкиятен кем язган? (Г-Х. Андерсен)
Экранда П.И.Чайковскийның музыкасына “Кечкенә аккошлар” биюеннән өзек күрсәтелә. Бу балет ничек атала һәм аңа музыканы кем язган?
(Жюри конкурсларга нәтиҗә чыгара)
Капитаннар ярышы.
Һәр команданың капитаны бирем ала. Сезгә хәзер бер китапның тышын эшләргә кирәк булачак. Карточкаларда китапларның исемнәре язылган. 1к. 1 нче команда капитаны. М.Гафури. Кыр казы.
2 команда капитаны. Г.Гыйльманов Алдакчы тукран
Тамашачылар белән уен.
Капитаннар эшләгән арада тамашачыларга викторина сораулары.
Сораулар:
1. Иң озын телле кошның исемен ата. (Тукран - 15см га кадәр)
2. Песнәкләр нинди файда китерәләр? (Зарарлы кортларны юк итәләр)
3. Казлар кайчан бик усал булалар? (Бәбкәләре булгач)
4. Каз канатларының озынлыклары күпме? (1,5см га кадәр)
5. Яңгыр вакытында каз балаларын ничек саклый? (Канат астына яшерә)
6. Челәннең иң яраткан ризыгы. (Бака)
“Мәкальләрне беләсеңме” конкурсы
Бөркет. (Бөркетнең канаты очканда ныгый. Бөркет биектән курыкмас.)
Сыерчык. (Сыерчык диңгез артына китсә дә, үзе туган ояга кайта).
“Тапкырга табышмак” уены
1. 1) Язын килә, көзен китә,
Оя ясасаң үз итә. (Сыерчык)
2) Кулы юк, блчык ташый,
Балтасы юк, өй ясый. ( Карлыгач)
3) Көндез йоклый,
Төнлә елый. (Ябалак)
2. 1) Бер кошым бар, тынмый,
Агачка оя кормый
Өе- җирдә,
Җыры- күктә. (Тургай)
2) Бигрәк инде иләс кош,
Үз оясы булмас кош. ( Күке)
3) Борыны озын, боты озын,
Камышлыкта көнозын. (Торна)
3. Йомгаклау.
Жюри һәр ярыш буенча нәтиҗә чыгара. Җиңүчеләрне котлау. КВН бүләкләүләр белән тәмамлана.


Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев