Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

Ипи тәме

Бер үк ризыкның тәме төрле кешегә төр­лечә булырга мөмкин.

Катнашалар: Рәис, Гөлнур, әби.

Рәис, диванга ятып, телевизор карый. Гөлнур керә.

 

Гөлнур. Без әби белән утынны өеп бетерәбез бит. Чык инде, Рәис.

Рәис. Башланган мультфильмны гына карап бетерим инде.

Гөлнур. Ярый, озак торма.

Гөлнур чыга, әби утын күтәреп керә.

Әби. Бәбкәем, бар, апаңа булыш.

Рәис. Билем авырта минем.

Әби. Алайса, чүгәләп, кыяр түтәлендәге чүпне ута.

Рәис. Иелсәм, башым әйләнә шул, әби.

Әби. Булмаса, каз бәбкәләренә җим салып кил.

Рәис. Бик салыр идем дә, ата каздан куркам мин.

Гөлнур керә. Ул бер кочак утын күтәргән.

Гөлнур. Өеп бетердем, әби.

Әби. Кул-аягың сызлаусыз булсын, зур үс, кы­зым!

Гөлнур. Әби, әби, минем шулкадәр нык ашый­сым килде.

Әби. Бик ныкмыни?

Гөлнур. Өзелеп ачты тамагым.

Әби. Хәзер йә коймак, йә бәрәңге пешерәм, кызым.

Гөлнур. Юк, әби, минем хәзер үк ашыйсым килә, ипи бир әле.

Әби. Мә, кызым, утырып аша, валчыгын койма.

Гөлнур. Ярар, әбием. (Утырып ашый баш­лый.) Әби, әби, бу ипи шундый тәмле, шундый тәмле! Үзе баллы, үзе майлы да кебек.

Әби (көлеп). Шулаймы, кызым? Каяле, мин дә авыз итим. (Ипине кабып.) Чыннан да, бигрәк тәмле икән.

Рәис (йөгереп килеп). Миңа да тәмле ипи каптырыгыз әле.

Әби. Мәле, улым.

Рәис (кабып карый да ипине кире куя). Бер дә тәмле түгел. Баллы да түгел, майлы да түгел.

Гөлнур. Чикләвек төше тәмнәре килә. Әбием, тагын бер телем бир әле.

Әбисе аңа тагын ипи бирә.

Рәис. Ник алдашасың? Тәмле түгел бит.

Гөлнур. Тәмле, тәмле, шундый тәмле ипи!

Рәис. Әби, ник мине алдыйсыз?

Әби. Алдамыйбыз. Апаңа да, миңа да ипи бик тәмле.

Рәис. Сез һәрвакыт, юри мине үртәр өчен, ашаган бер әйберегезне мактыйсыз. Ә минем ашый­сым килми. Тәмле дә түгел.

Әби. Бер үк ризыкның тәме төрле кешегә төр­лечә була, балакаем.

Рәис. Нишләп?

Әби. Бергәләп уйлашыйк әле, балалар. Ниш­ләп Рәиснең ипие тәмле түгел икән?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мәгънәле сценарий

    Теги: сценарий фоат садриев ипи турында сценарий