Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

Циркта Яңа ел

Балалар бакчасында яңа ел бәйрәме үткәрү өчен сценарий.

Аудиоязмада аваз: Игътибар, игътибар! Беренче тапкыр,"Умырзая" балалар бакчасында Цирк, Яңа ел тамашасы. Рәхим итсен, яше — карты, баласы-чагасы. Цирк көенә балалар керә, әйләнеп чыгалар чыршыны, берничә хәрәкәт күрсәтәләр.

Сәфинә 1.Каршылыйк дуслар бергәләп,
Яңа елны циркта.
Җырлашыйк та, уйнашыйк та
Яңа ел якынлаша.

Ильяс 2. Әй чыршы, яшел чыршы
Тора бәйрәм түрендә.
Энәле күлмәгеңнән
Тирә — якка нур бөркелә.

Әминә 3. Дуслар белән тезелеп
Чыршы тирәли басыйк.
Цирктагы тамашаны 
Матур итеп итеп уздырыйк.

Рияз 4. Кыш килгәнгә сөенәбез
Салкын булса да көннәр
Чана-чаңгы шуарбыз
Күтәрелер кәефләр.

Мәйсәрә 5. Һава саф — рәхәт сулавы,
Яп-якты бөтен җирдә
Яңа ел килә кунакка
Булыйк яхшы өметтә.

Сөләйман 6. Сөенәбез,шатланабыз
Күңелле үтә кышлар
Чаңгы, чана, тимераяк
Безнең иң якын дуслар.

Мәрьям 7. Ап-ак тун киеп кыш килде
Яфрак яфрак кар ява
Без дә кидек җылы туннар
Курытмый салкын һава.

Ралинә 8. Менә нинди кар яуды
Ап ак булды җир өсте
Чаналарга чаңгыларга
Җиткереп булмый эшне.

Данияз 9. Ак чәчәк кебек кар ява 
Урманнарга, кырларга
Тынычлык алып Яңа ел
Килсен бөтен дөньяга.

Таһир 10. Матур бәйрәм җырыбыз
Яңгырагач еракка:
Кыш бабабыз ишетеп
Килер безгә кунакка.

Зунайра 11. Безнең чыршыбызны бизәп
Балкып кабыныр утлар
Яңа елның башлануын 
Хәбәр итәр курантлар.

Узаирбек 12. Яңа ел, яңа ел,
Төкле аягың белән!
Балалар бәхетле булсын Сугышлар тәмамлансын.

Алып баручы: (Тавыш) Циркта Чыршы агачы 
Ул яшел күлмәк кигән.
Тезелик дуслар бер сафка
Җырлыйбыз "Әйлән-бәйлән"

"Әйлән-бәйлән" җырлы-биюле уен.

Алып баручы: Җәйге матур көннәр күз алдында, күбәләкләр оча Циркта.
Күбәләкләр чыгышы (Мәйсәрә, Мәрьям)(Зур ике чәчәк, ике сусипкеч,ике нәни боҗра, ике яшел таяклы дождик)
Күбәләк тоткыч белән күбәләкләрне Клоун тотмакчы була, әмма алар кача.

Клоун: Ой, ой тоттырмадылар да, тотсам,түшемә кадап куяр идем, икесен дә, матурлар бит, значок урнына, шәп тә оча инде үзләре. Исәнмесез минем кебек шаяннар, шуклар, малайлар, кызкайлар. Мин Кыш бабай.Әйе, менә капчыгым да бар (шарлар тутырылган капчыкны күрсәтә), ә бу Кар кызым (бер кызны җитәкләп алып чыгып күрсәтә,Әминәне) Циркта ничек сезгә?Хәзер тагын да күңелле булачак, мин сезгә бер капчык бүләк алып килдем, (капчыкта шарлар һәр балага, ә шар эчендә кәнфитләр.Сез шул кәнфитләрне коткарасыз да,үзегезгә бүләк ясыйсыз, ярыймы.Уен" Бүләкләрне коткар". Сез кабатларга яратасызмы , ярар, хәзер"Кабатла«уенын уйнарбыз. Клоун күрсәткән һәрбер хәрәкәтне, балалар барсы кабатлыйлар. (кулларны борын очына кую,күзләрне кысу...)

Цирк дәвам итә Атлар килә, атлар килә.
«Три белых коня» көенә өч бала бии Ильяс, Мәйсәрә, Рияз (ат дугасы)
Ахырда аларга ияреп Кыш бабай керә.

Кыш бабай: Исәнмесез дусларым.
Яңа елның хуҗасы кем? Әйе, әлбәттә, мин. Сезне күркәм цирк бинасында утыручыларны, катнашучыларны, барыгызны да Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәм. Ил көннәребез имин, аяз булсын,балалар бәхетле үссен. Уй-фикергә хаклык төяп,
Теләкләргә пакьлек төяп
Ниятләргә ныклык төяп,
Кил син безгә, Яңа ел!
Кыш бабай белән "Төрле-төрле утлар яна" җырын җырлап әйләнәләр.

Алып баручы: Циркның уңганнары, иң оста гимнастлары.
Ралинә, Сәфинә чыгышы(гимнаст киемнәре кигән ике кыз чыга)Бию.(ике гимнастик урындык, ике зур туп).

Кыш бабай белән уен: «Кар атыш» (ике кәрзингә, ике команда кар ата, кайсында күбрәк җыелыр) Кәгазь туплар.
Цирк сәхнәсендә рус халык биюе белән Галиуллина Әминә, Гарифуллин Рияз. «Порушка Паранья»
Алып баручы: Цирктагы көчле, куркыныч,зур җәнлекләр чыга, кисәк хәрәкәтләр ясамаска.
Сәхнәдә өйрәтелгән аюлар -
Кул чабулар, каршы алыгыз, дуслар.
Аюлар номерын Ильяс, Сөләйман башкара.( штангалар белән күнегүләр башкаралар.)(самокатлар,сыбызгы)
Җыр Мәйсәрә: «Кыш бабай»
Циркта куяннар, Йомшаккайлар чыгышы: Данияз,Таһир (Кашыклар, музыка уен кораллары)
Җыр: Сәфинә «Әпипә»
Җыр: Сөләйман, Данияз «Усал бабай»
«Яңа ел уенчыклары» бәйгесенә нәтиҗә. Җиңүче гаиләләр түбәндәгеләр: Гарифуллин Риязлар матур чыршы уйлап тапкан.Закирова Мәрьям әнисе белән чыршыбызны бизәргә бик матур кар бөртекләре бәйләгән, Рахматуллин Данияз бүлмәбезне бизәргә төрле төсле чылбыр кискән.
Насырова Ралинә гаиләсе матур эшләнмә «Серле өй» ясаган. 
Галиева Сәфинә гаиләсе чыршы уенчыклары, Мәйсәрә кар бөртекләре кисеп алып килде.
Ел нәтиҗәләре буенча, «Йолдызлык» фестивале лауреатлары бүләкләнә: Яфизов Ильяс, Галиуллина Мәйсәрә дипломнар белән бүләкләнәләр.
Сәхнәдә өйрәтелгән этләр, Рияз, Ильяс. (боҗралар,саннар)
Мәйсәрә "Кыш бабай" җыр.
Алып баручы: Сәхнәдә кунак чыгышы, алкышлап алыйк каршы.
Галиуллина Мәйсәрә һәм Галиуллина Әминәнең дәү әниләре Галиева Хәлимә. «Татар халык биюе» (күмәк бию).

Песня «В лесу родилась елочка». 

Кыш бабай, Клоун, балалар «Үсте чыршыбыз урманда» җырын җырлап чыршы кырые буйлап әйләнә.

Тәмам.


Сибгатова Рушания Зыятдин кызы, югары категорияле тәрбияче, Балык Бистәсе районы Олы Елга авылы, «Умырзая» балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев