Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

БӘЙРӘМ БЕЛӘН СЕЗНЕ, ӘНИЛӘР!

Зурлар төркеменә йөрүче бакча балалары белән әниләр бәйрәме үткәрү өчен сценарий

БӘЙРӘМ БАРЫШЫ:

 

Алып баручы: Хәерле көн кадерле балалар, килгән кунаклар, әниләр, әбиләр, апалар! Сезнең баргызны да бүгенге бәйрәм белән котлыйбыз! Балаларыгыз сезне гел сөендереп кенә торсын!

Бала: Әй, кызлар! Әй, малайлар!

 Тик торыгыз, тыныгыз!

Аз гына да чыкмасын

Сезнең тавыш-тыныгыз!

Бала: Кошкай, син дә җырлама!

Пескәй, син дә мырлама!

Шаулама син дә, тирәк!

Әниемә ял кирәк!

Бала: Тузаннарны сөртеп чыктым,

Чәчәкләргә су сиптем,

Әни эштән кайтканчы дип,

Бөтен эшне бетердем.

Бала: Бүлмәләрне җыештырдым,

Бар җир ялт итсен әле!

Үзенең бәйрәмендә бер,

Әни ял итсен әле!

Бала: Үзебезне дә матурлыйк,

Пөхтә итеп киеник.

Тиздән дуслар килеп җитәр-

Бергәләшеп сөеник!

Бала: Әниләр дә килеп керер,

Елмаешып-көлешеп,

Безнең бүген җырлаганны,

Тыңларлар сөенешеп.

Бала: Безнең газиз әниләр!

 Чал чәчле дәү әниләр!

Апалар һәм җиңгәйләр!

Бишектәге сеңелләр!

Шатланыгыз, көлегез,

 Безнең белән җырлагыз.

Бәйрәм белән котлый сезне,

 Бүген ул-кызларыгыз!

Бала: Күмәкләшеп без дә, дуслар,

Җырлап алыйк, әйдәле!

Котлы булсын,гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме!

ҖЫР. “Әниләр бәйрәме”М.Минһаҗеа көе, С.Бикчәнтаева сүзләре

БИЮ. Татар халык биюе“Бормалы су”

Бала: Әни безне тудырган,

Әни безне үстергән,

Ана сөте гомерлеккә

Җитә торган көч биргән.

Бала: Авырсаң янда тора ул,

Төн буе керфек какмый,

Үз саулыгын да кызганмый

Ул безне саклый-саклый.

Бала: Нинди назлы, нинди эшчән

Синең куллар, әнием!

Бөтен дөнья бәйрәм итә

Сине зурлап, әнием!

Бала: Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә.

Нигә кояш көлеп карый

Беләбез һәммәбез дә.

Бала: Бүген әниләр бәйрәме

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген

Гөлләр шуңа шатлана.

ҖЫР. “Яз килә”М.Яриева көе, Ә. Авзалова сүзләре

БИЮ. Татар халык биюе “Парлы бию”

УЕННАР:

1. “Ботка пешерәм” (Кызлар ярмаларны аералар)

2. Үз балаңны тану. (Әниләр өчен)

3. Әниеңне таны. (Малайлар өчен)

4. “Кем тизрәк?”(Эстафета.)

Бала: Бәйрәм бүләксез булмый ул

Барыгыз да беләсез.

Безнең ничек тырышканны

Хәзер инде күрерсез.

(Балалар үз куллары белән әзерләгән бүләкләрен әниләренә һәм әбиләренә тапшыралар).

 

 

 

 

Салахова Раушания Габделхаковна,

Яр Чаллы шәһәренең 86нчы “Электроник” балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик әйбәт сценарий!