Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

«Болытта сәяхәт» (Мәктәпкә хәзерлек төркемендә музыка шөгыле)

Балаларны көйләр тыңларга, матур итеп җырларга өйрәтү, уен кораллары, татар композиторлары турында белемнәрен ныгыту дәресе.

Программа эчтәлегелеге: Балаларны көйләрне тыңларга, матур итеп җырларга өйрәтү. Уен кораллары, татар композиторлары турында булган белемнәрен ныгыту. Музыкага мәхәббәт уяту.
         Эшчәнлек барышы.
Балалар музыкага залга кереп басалар.
М.Җ.:Хәерле көн балалар!Сез сәяхәт итәргә яратасызмы?Без бүген серле,әкияти илгә – музыка иленә сәяхәткә китәрбез.Ә анда сихерле,йомшак болытка утырып барырбыз.Күзләрне йомдык, күтәрелеп киттек.Оча торгач кояшка якынайганбыз, кулларыбызны җылытыйк әле. 
                 Исәнме кояшкайисәнме!(куллар өстә)
                 Җылы бир кулларыма(уабыз)
                  Ә мин җылы һәм яктымны(үз-үзен коча)
                  Бүләк итәм дусларыма.(кул тотышу)
-Чү,әллә музыка иленә якынлашып киләбезме,тыңлагыз әле. Ниндидер көй ишетелә.
(Р Яхинның “Җыр” көе яңгырый.)
Көй тыңлап сизми дә калганбыз,Музыка иленә килеп тә җиткәнбез.Монда ниндидер капка бар, ул без сихерле шигырь сөйләгәч ачыла икән.
Тратата,тратата,зур капкалар ачылды.
Ә аннан капкадан кечкенә халык чыкты.
1 абзый менә мондый(елмаеп)
2 нчесе менә мондый(ачулы)
3 нчесе менә мондый (үпкәләгән)
4 нчесе менә мондый(аптыраган)
-Чү, кемдер чыга түгелме?
Скрипка ачкычы чыга:Исәнмесез,балалар! Сез мине таныдыгызмы?
-Скрипка ачкычы.
-Дөрес,сезне күрүемә мин бик шат.Ягез, сынап карыйм әле үзегезне.
(нота станын күрсәтә)
-Бу нәрсә?
-Аның ничә сызыгы бар?
-Сез ничә нота беләсез?
-Җырлап күрсәтегез.
-Ноталар ни өчен кирәк7
-Көй каян килә?
С.А.:Рәхмәт, бик күп беләсез икән. Ә сез татар халык композиторларыннан кемнәрне беләсез? 
(балалар саныйлар)
Миндә тылсымлы чәчәк бар.Аның һәрбер таҗында биремнәр яшеренгән.Ягез, алыгыз әле.
1 нче сорау:”Әтәч”, “Сәгать», «Карак песи», «Яз җитә” җырларының көйләрен кем язган?
2 нче сорау:Бию- табышмак.
3 нче сорау:Көйне тыңла һәм танып бел.(Салих Сәйдашевның “Вальс” көе яңгырый.)
М.җ.Балалар, без бит вальс белән таныш.әйдәгез биеп алыйк.(бииләр)
С.А.:Рәхмәт,уеныбызны дәвам итәбез.
Хәзерге заман композиторларының берсен атагыз.
(Луиза-Батыр Болгарый)
М.Җ.:Без аның “Яз җитә” җырын өйрәнгән идек.Яле,кабатлап алыйк әле.
С.А.Тагын бер таҗ алыйк әле.(тал песие ясалган)
М.Җ.:Композитор Ф.Әхмәтов,Р.Әхмәтовның “Тал песие” дигән шигыренә көй язган.
(Ф.Әхмәтов иҗаты турында сөйләү.Яңа җыр өйрәнү “Тал песие”
6 нчы таҗ: Композиторлар язган көйләрдән тыш тагын нинди көйләр була?
Балалар:Татар халык көйләре.
М.Җ.Дөрес,әйдәгез татар халык көйләренә уен уйнап алабыз.(Түгәрәкле уеннар)
С.А.:Минем музыка илендә музыкантлар да яши.Әнә аларның өйләре.
М.Җ.Әйе,музыкантлар кичке концертка әзерләнә.Ә ачык калган тәрәзәдән уен кораллары 
тавышы ишетелә.Әйдә,тыңлыйк та,кайсы тәрәзәдә нинди музыкант яшәгәнен әйтик.
(Музыкаль өй уены)
С.А.Балалар,минем илемдә сезгә ошадымы?
Б:Әйе, бик ошады!.
М.Җ:Инде безгә кузгалырга вакыт.Болытыбызга утырыйк та бакчабызга кайтыйк.
С А :Исән булыгыз!
(Музыка куела,болытка утырып китәләр)
Дәрес тәмам.Балалар залдан марш адымы белән чыгып китәләр.


Актаныш районы Яңа Әлем балалар бакчасы музыка җитәкчесе Мирзиева Айзәрә Фәнисовна

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев