Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

«Без -  пассажирлар» темасына балалар бакчасында шөгыль үткәрү өчен сценарий

Шөгыльне үткәрүнең максаты - җәмәгать транспортында пассажирларның үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен ныгыту.

Бурычлар:
Үстерү: Яңа сүзләрнең мәгънәләрен аңлату, сүзлек запасын арттыру, диалогик сөйләм телен, фикерләү сәләтен, хәтерне үстерү.
Тәрбияви: Балаларда урамда, җәмәгать транспортында, торак зонасында үз-үзеңне тоту культурасын, бер-берсенә игътибарлы булу, сабырлык сыйфатлары тәрбияләү.
Белем бирү: Балаларга җәмәгать транспортында үзеңне дөрес тотарга өйрәтүне дәвам итү.
Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.
Интеграль белем бирү өлкәләре: сөйләм үстерү, социаль-коммуникатив.
Методлар: уен, күрсәтмә, сүзле.
Алымнар: сораулар, искә төшерү, мактау.
Күрсәтмә материал: туп, транспорт чаралары һәм автобус тукталышы сурәтләнгән рәсемнәр, “Автобуста” мультфильмы (Шаяншарчыклар), җәяүле кичүе, тасмалар тагылган кулчатыр.
Таратма материал: эш дәфтәрләре, урындыклар.

Эшчәнлек структурасы
Оештыру. Сәламләү. Уңай эмоциональ халәт тудыру.
Туп белән уен “Транспорт исемен әйт”.
Сөйләм үстерү буенча эш дәфтәрендәге бирем үтәү: IVбүлек “Бәйләнешле сөйләм”.
“Автобуста” мультфильмы.
Җәмәгать транспортында үзеңне тоту кагыйдәләре.
“Карусель” уены.
Йомгаклау.

Эшчәнлек барышы
Балалар ярымтүгәрәк ясап басалар, сәламләшәләр:
Хәерле иртә миңа!
Хәерле иртә сиңа!
Хәерле иртә безгә!
Хәерле иртә сезгә!
Тәрбияче: Хәерле иртә, балалар! 
Минем нәни дусларым!
Тиктормас кошчыкларым.
Ягез әле килегез,
Тирәмә тезелегез.
Үзегезнең дус икәнегезне күрсәтегез, кулларыгызны чәбәкләгез.
Тәрбияче: Күрсәтегез әле, поезд тәгәрмәчләре ничек җырлый? (чух-чух-чух)
Пароход ничек кычкыра? (у-у-у-у)
Машина ничек сигнал бирә? (пи-пип)
Тәрбияче: Афәрин, балалар. Хәзер бер рәткә тезелеп басыгыз, мин сезгә туп тапшырам. Тупны кире миңа биргәндә транспорт чарасын атарсыз.
Рәсемнәрдәге транспорт чараларын карагыз һәм пассажир транспортын күрсәтерсез. 
Ул нинди транспорт? Нинди эш үти? Аны кем йөртә? Пассажир кем ул? (җаваплар)
Тәрбияче: Мин сезгә эш дәфтәрләре  әзерләдем. Хәзер өстәл янына килегез, бераз эшләп алабыз. (Сөйләм үстерү буенча эш дәфтәренең 4 нче бүлеген үтәү)
Бәйләнешле сөйләм.
Игътибар белән рәсемне кара. Анда нәрсә сурәтләнгән?
Бу урында нинди транспорт туктый? Шул транспорт чарасы сурәтләнгән рәсемне тукталыш белән тоташтыр.

Үзеңә ошаган транспорт чарасы турында сөйлә ( ул нинди? – телдән сурәтлә, ул нәрсә өчен кирәк, кайда хәрәкәт итә? ( һавада, җирдә, суда),  аны кем йөртә?)
Тәрбияче: Балалар, хәзер “Автобуста” дигән м\ф карарбыз.
Крош үзен ничек тота?
Ә ул үзен ничек тотарга тиеш иде? (җаваплар)

Җаваплар берләштерелә, балалар белән кагыйдәләрне кабатлау:
Автобусның ишеге ябыла башлагач сикереп керергә ярамый.
Ачык тәрәзәдән башны тыгып, кулны чыгарып барырга ярамый.
Автобус барганда салонда йөрергә, сикерергә, йөгерергә ярамый.
Махсус ясалган тоткаларга яки утыргыч артына тотынырга кирәк.
Автобус йөртүчене сөйләштерергә ярамый.
Автобуста кычкырып сөйләшергә, шауларга ярамый.
Автобустан төшкәндә этенергә ярамый.
Тәрбияче: Бу кагыйдәләрне истә тотыгыз, башкаларга да өйрәтегез. Без сезнең белән хәзер ял паркына барырбыз һәм карусельдә атынырбыз. Әйдәгез автобус тукталышына киттек. Без урамнан барабыз. Без кемнәр? (җавап)
Менә тукталышка килеп җиттек. Автобуска керегез һәм утыргычларга утырыгыз. Сак булыгыз, ишекләр ябыла. Без автобуста барабыз, без кем? (җавап)
Физкультминутка
Алга таба барабыз: выж-выж-выж - кулларны алга сузу, руль бору    

Тиз йөри машинабыз, юл тап-тап, юл тап-тап – атлау                

Тавыш еракка китә – уу- уу-уу – кулларны авыз читенә кую          

Бик күп җирләрне үттек: тип-тип, тип-тип – чәбәкләү                              

Менә килеп тә җиттек.

Тәрбияче: “Ял паркы”тукталышы. Сак чыгыгыз, этешмәгез. Чыккач алга үтегез, арттан чыгучы пассажирларга комачауламагыз. Җәяүле сукмагыннан атлыйбыз. Менә юл кичүе, башта сулга карыйбыз, атлыйбыз. Уртада уңга карыйбыз, чыгып бетәбез.

Тасмалар таккан кулчатыр белән “Карусель” уены
Әллә-лә, әллә-лә, карусель әйләнә,                                                                    

Матур курчак әйләнә,                                                                                          

Зур-зур аю әйләнә,                                                                                          

Кечкенә куян әйләнә.        

Ничек күңелле уйнадык. Әйдәгез бакчабызга кайтыйк. Кире автобус тукталышына барабыз. Без урамнан барганда кем булабыз? (җаваплар).
Автобуска кереп утырдыгыз, без хәзер кемнәр? Афәрин! Сак булыгыз, ишекләр ябыла. Хөрмәтле пассаҗирлар, автобуста үзегезне матур тотыгыз, кагыйдәләрне саклагыз. Нинди кагыйдәләр? (җаваплар) Рәхмәт.
Тәрбияче: Без бүген кая бардык? Нинди транспортта? Сезгә сәяхәт ошадымы? Кемнәргә сөйләрсез? Икенче сәяхәтебезне самолётта дәвам итәрбез. Сау булыгыз, балалар!


Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе “Бөрбаш балалар бакчасы”

Тәрбияче: Исрафилова Раилә Мөхәммәтфатих кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев