Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

Әниемнең йөрәк җылысы

Кечкенәләр төркемендә әниләр бәйрәменә сценарий.

Максат: балаларда әниләргә карата игътибарлылык, мәрхәмәтлелек, ярату тәрбияләү; бию, җырлау күнекмәләрен ныгыту; балаларда зәвык, иҗади сәләт үстерү.

Бәйрәмнең барышы.
Әниләргә залга керер алдынан 3 төргә бүленеп жетоннар таратыла. Әниләр 3 командага бүленеп утыралар. Залның арткы ягында өй фоны. Матур татарча милли музыка яңгырый.

Бала керә: 
Сәгать суга Даң-Даң!
Хәбәр бирә таңнан
Әниләр бәйрәменә
15 секунд калган !
Әйдәгез дусларым, капка төбенә чыгыйк !
Музыка астында балалар керә.

Алып баручы: Хәерле көн, кадерле әниләр, әбиләр! Җир йөзендәге иң гүзәл, иң бөек, иң илаһи затлар бүген бездә кунакта. Дөньяның бөтен матурлыгы анада. Анадан башка шагыйрь дә, анадан башка батыр да булмый. Дан аналарга! Бүген әйтеләсе теләкләребез, җырларыбыз, биюләребез — барысы да чын йөрәктән, күңелнең иң-иң түреннән — сезнең өчен. Бары тик йөрәктән әйтелгән сүзләр генә йөрәккә барып ирешә. 

1.Тормышыбызны ямьләүче иң шәфкатьле, иң мәрхәмәтле газиз кеше кем соң ул? 
Барысы бергә. Ул минем әни!
2. Үзе сөйкемле булу белән бергә күңеле дә матур гүзәл ханым ?
Барысы бергә. Ул минем әни!
3. Өйне — ямьле, ризыкны тәмле итүче өлгер хуҗабикә 
Барысы бергә. Ул минем әни!
Әни турында җыр.
Балалар утыралар.

Алып баручы: Элек-электән, кич белән барлык өй эшләре бетүгә, бар халык урамда капка төбенә җыела торган булган. Бездә сезне бүген «Сорнай» балалар бакчасы янына җыелырга чакырабыз. 
Татар халкы җырга-моңга бай халык. Әйдегез, бездә бергәләп такмаклар җырлап алыйк әле. 
Әниләр такмаклар әйтешәләр.
Урыннарга утыралар.

Алып баручы: Безнең халык мәкаль, әйтемнәргә бик бай. Әйдәгез шуларны искә төшереп алыйк әле. Мин башын әйтәм, сезгә дәвам итергә кирәк.
1.    Ана күңеле — балада...... (бала күңеле — далада).
2.    Әнкәм йорты .....(алтын бишек).
3.    Мең нәнкә дә бер ......(әнкәне алыштыра алмас).
4.    Өйнең яме .......(ана белән).
5.    Туган ана бер..........(туган Ватан бер).
6.    Үз анасын зурлаган.......(кеше анасын хурламас).
Алып баручы: Ә хәзер әйдәгез бер күңел ачып биип алыйк әле.

Идел буе халыклары биюләре буенча мастер-класс.
Әниләр түгәрәк ясап чыгып басалар. Музыка уйнаган вакытта бер-берсенә калфак бирәләр. Музыка туктагач кемдә калфак кала, уртага чыга, калган әниләр урыннарында калалар. Төрле милләт бию көйләре яңгырый. Тәрбияче артыннан Идел буе халыклары милли биюләрен бииләр.
Әниләр утыралар. 

Алып баручы: Ә хәзер безнең әниләребез безгә үзләренең тапкырлыкларын күрсәтерләр. 3 командага хәреф бирелә. 2-3 әни шул хәрефкә генә башланган сүзләр кертеп, хикәя төзергә кирәк була. Әниләребез уйлаган арада безнең балаларыбыз үзләренең биюләрен бүләк итәләр. 

Чеп-чеп чебиләрем.
Әниләр уйлаган вакытта, калган әниләр белән «Әни» сүзе кергән җырларны искә төшерик. Кайсы команда күберәк җырлап бирә, шул җиңүче.

Алып баручы: Хәзер сүзләрне әниләр сезгә бирәбез. 3 команда да хикәяәләрен укый.
Бигрәк булдырдыгыз, әниләр!

Алып баручы: Безнең татар хаклы кул эшләренә бик бай. Без сезгә хәзер кулъяулык чигү буенча мастер-класс тәкъдим итәбез. (Әниләр чигә балалар аппликация ясый).

Алып баручы: Сабый дөньяга килгән сәгатеннән үк ананың йомшак кулларын сизеп, күңел җылысын, ягымлы карашын, мәхәббәтен тоеп яши. Ана өчен бала — җир йөзендә бернәрсә белән дә тиңли алмаслык, кадерле йөрәк парәсе. Еллар үтеп без күпме генә яшькә җитсәк тә, газиз әниләребез өчен кечкенә булып калабыз. 

Ана булу — изгелекнең таҗы,
Дөньяда иң олы дәрәҗә.
Ана кеше һәрбер баласының
Бәхетенә ача тәрәзә.
Ана сиңа гел яхшылык тели,
Гаепләрең булса — кичерә,
Турылыклы калыйк гомер буе
Ана дигән күркәм кешегә.

Әниләребез! Сезне тагын бер кат бәйрәм белән котлыйбыз! Сезгә балалар үзләренең бүләкләрен эзерләп килделәр, рөхсәт итегез сезгә тапшырырга.
Балалар бүләкләрен тапшыралар. 

Алып баручы: Бәйрәмебезнең ахырында, әйдәгез күмәкләп поппури башкарыйк:
1.Бер кыз бала җыр чыгарган.
2. Эх, тала-тала.
3. Әнкәйнең догалары.
4. Юкка түгел, юкка түгелдер.
5. Яратыгыз!
6. Мин яратам сине, Татарстан!


Бәхтегәрәева Айгөл Әлфис кызы 1 кв категория, Гарифуллина Гөлия Рафис кызы 1 кв категория, Казан шәһәре 115 номерлы «Сорнай» балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев