Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

Акыллы куян баласы

Нәни әкияти тамаша. Авторы – Сәмига Сәүбанова.

АЛЫП БАРУЧЫ. Булган ди бер куян баласы. Олыны олы, кечене кече итә белгән. Урмандагы бөтен җәнлекләр, хәтта хәйләкәр төлкегә хәтле аны бик яратканнар, үзләренең балаларына: «Куян баласы кебек акыллы булып үсегез», ди торган булганнар.
Балаларының акыллы булып үсүен җәнлекләр дә теләгән шул.

        Урман. Куян баласы.

    КУЯН БАЛАСЫ. Карагыз әле, нинди матур күбәләкләр? Әйдәгез, куышлы уйныйбыз! Тотам-тотам-тотам! Юк, тотып булмады. Шундый җитез булгач, тоттыралармыни? Ә сиңа, елак песнәк, нәрсә булды? Агачтан егылып төштеңме? Елама, елама, менә шулай! Яле, бераз куеныма сыенып тор. И, бигрәк куркак икәнсең бит. Курыкма, мин дә синең кебек бала гына. Менә шулай...(Очыртып җибәрә.)
    КУЯН БАЛАСЫ ҖЫРЫ.
        Әниең югалткандыр,
        Әтиең югалткандыр.
        Әниең кайгырадыр,
        Әтиең кайгырадыр.

        Ялкауланма, оч,
        Бер-ике-өч!
        Очсаң, булыр көч,
        Булырсың дәү кош!    

    КОШ БАЛАСЫ.
        Очам, очам, очам!
        Рәхмәт яусын, куян!
        Очтым, очтым, очтым,
        Гел шулай бул, куян!

    Куян баласы тирәсендә күбәләкләр, песнәкләр, кошлар бөтерелә.
    
    АЛАР:
        — Кал безнең янда гына. Китмә!
        — Әнием дә сине бик яратыр!
        — Ә минем әни тәмле кортлар, селәүчәннәр ашатыр!
    КУЯН БАЛАСЫ. Калыр идем дә, әнием бик ерак китмәскә кушты. Әйдәгез, үзегез минем белән!
    АЛАР:
    — Бик әйбәт булыр !
    — Әйдәгез, киттек!
    — Әни нәрсә әйтер?
    — Рәхмәт кенә дияр...
    Куанып җырлыйлар:
        Әллә-лә, әллә-лә,
        Чүп өстендә чүмәлә.    
        Бии-бии арыгач,
        Шунда барып чүгәлә.

    АЛЫП БАРУЧЫ. Шулай иткәннәр болар. Юлда төлке баласы да, аю баласы да, арыслан баласы да аларга ияргән. Хәтта урманга тычкан эзләп килгән песи баласына хәтле аларга ияреп киткән. Башта алардан тычкан баласы курыккан куркуын, тик ул да җаен тапкан, песи баласының койрыгына тотынган да аларга ияргән.
    Кич белән җәнлекләр берәм-берәм өйләренә тәмле ризыклар алып кайтканнар икән, берсе дә баласын калдырган урынында тапмаган. Барысы да кайгыга төшкән. Шулай булмыйча, арыслан баласы булып, аңа хәтле юкка чыксын әле!

    АРЫСЛАН. Урманга миннән дә көчлерәк җанвар килгәндер, балаларыбызны шул харап иткәндер!
    ПОШИ. Балакаем, нишләрмен мин синнән башка?
    АЮ. Кем икәнен белсәмме... Кем икәнен белсәм, мин аны нишләтергә белермен!
    БҮРЕ. Ә мин аны сөякләренә хәтле чәйнәп бетерермен!
    АРЫСЛАН. Кирәген бирермен! Шушы хәтле оятсыз ерткыч турында ишеткәнем юк иде әле.
    АРЫСЛАН. Мин аны табып, муенын борам!
    ПОШИ. Кем булыр икән ул?

     Саескан очып керә.

    САЕСКАН. Куян баласы ул! Балаларыгызның барысын да ул алып китте!
    ҖӘНЛЕКЛӘР. Булмас! Ялган сөйлисеңдер!
    САЕСКАН. Үзем күрдем, үз күзләрем белән! Валлаһи-билләһи!
    ҖӘНЛЕКЛӘР:
    — Куян?
    — Кан эчкеч!
    — Ерткыч!
    — Әйдәгез, без аның үзеннән камыр ясыйбыз!
    САЕСКАН. Ашыкмагыз әле! Башта барыгыз, күрегез. Балаларыгызга берни дә булмаган, исән-сау алар!
    ҖӘНЛЕКЛӘР. Чынлап та исән-саулармы?
    САЕСКАН. Исән-саулар!
    ҖӘНЛЕКЛӘР. Исән-саулармы? Исән-саулар!
    
    Кочаклашалар. Куян баласы оясы янына киләләр.
Куян баласы җәнлек балаларын уйната. Тычкан баласы песи баласын кочаклап бии, бүтәннәр аларны әйләндереп алган, такмак әйтеп бииләр.

    ТАКМАК:
    Тычкан баласы песигә
    Без пешердек ак калач.
    Шундый баллы, шундый йомшак,
    Шундый тәмле ак калач.
    Бас, бас, эзенә,
    Күз тимәсен үзенә.
    Матур гөлләр үсеп чыксын
    Аяк баскан эзенә.

    АЛЫП БАРУЧЫ. Җәнлекләр балаларының исән-сау булу куанычыннан үзләре дә алар белән уенга кушылганнар. Ә куян баласы аларны күрү белән әнисенең куенына кереп качкан. Җәнлекләрнең куян баласына рәхмәт әйтәселәре бик килгән, тик аны беркайдан да тапмаганнар. Алар бик аптырашканнар. Әллә уен белән мавыгып сизмичә йотып ташладыкмы дип бик борчылганнар. Икенче көнне урманда балалары белән уйнаганын күргәч кенә тынычланганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев