Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Туачак көнгә әзер бул

Белгечләр фикеренчә, йокларга әзерләнеп ятарга кирәк.

Без, үзебезне яхшы хис итәр өчен, ким дигәндә 8 сәгать тирәсе йокларга тиеш. Тик кайчагында йоклап китә алмыйча интегәсең. Моңа сәбәп булып торучы факторлар да бик күп. Мәсәлән, ятар алдыннан ашалган майлы ризык, борчылулар, режим булмау, интернет һәм башкасы... Бу очракларда нәрсә эшләргә соң, диярсең син. Белгечләр фикеренчә, йокларга әзерләнеп ятарга кирәк.

  • Иң мөһиме, ятар алдыннан бер сәгать кала гаджетларны алып куярга. Хәтта кесә телефонында билгеләнгән вакытта искәртеп торсын өчен махсус кушымта урнаштырырга була. Ул сиңа телефоныңны алып куй! – дигән ишарә ясаячак.
  • Йоклар алдыннан җиңел ризык аша. Майлы һәм баллы ризыклар, кәхвә һәм чәй кулланырга киңәш ителми. Бу ач килеш йоклау дигән сүз түгел. Банан, йогурт яисә башка сөт продуктлары белән тамак ялгап алырга була.
  • Кичтән үк иртәгә киясе киемнәреңне хәстәрләп куй. Букчаңны кирәк-яраклар белән тутыр, булачак вакыйгаларны бер кат барлап чык. Туачак көнгә әзер бул, кыскасы.
  • Баш миеңне ял иттер. Душка кереп чык, музыканы сүндер.
  • Бүлмәңне җилләтеп ал. Эсседә йоклап китеп булмый, ә бераз салкынча булса, син бик тиз арада татлы йокыга талачаксың.
  • Баш миен начар уйлардан азат итәргә тырыш. Моның өчен кызыклы китап укы. Уңайлы карават, мендәр һәм йокы киеме турында кайгырт.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев