Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда балаларны Covid-19га каршы вакциналаштыру башланды

Татарстанга яшүсмерләр өчен коронавируска каршы вакцинаның беренче партиясе кайтты һәм республика сырхауханәләренә таратылды.

«Спутник М» вакцинасының барлыгы 2880 дозасы бар. Бу вакцина – өлкәннәр өчен булган «Спутник-V» препаратының биш тапкыр җиңеләйтелгән варианты. Әлеге концентрация антитәнчекләр барлыкка килү өчен җитә ди белгечләр. Табиблар белдергәнчә, прививкадан соң яшүсмерләрдә чиргә каршы иммунитет өлкәннәр белән чагыштырганда яхшырак формалаша.

  • 12-15 яшьлек балаларга вакцина ата-аналар ризалыгы белән ясала, ә 15 яшьтән өлкәнрәкләр документны мөстәкыйль тутыра алалар.
  • Прививка ясату өчен территориаль сырхауханәдә үзеңнең участок педиатрына дәүләт хезмәтләре аша язылырга кирәк.
  • Вакцина ясар алдыннан балаларны педиатр карарга, тән температурасын һәм кан басымын үлчәргә тиеш.
  • Прививкадан соң беренче ике көндә тән температурасының күтәрелүе, хәлсезлек, буыннар һәм мускуллар авырту булырга, укол урынының кызаруы һәм кычытуы мөмкин.

Нинди очракта балаларга прививка ясатырга ярамый:

- вакцинаның нинди дә булса компонентына яки вакцинага карата аеруча сизгерлек булганда;

- аллергия реакцияләре булганда;

- 12 яшькә кадәр балаларга.

Көчле йогышлы һәм йогышлы булмаган авырулар, хроник авыруларның кискенләшкән чорында вакцинацияне 2-4 атнадан соң, терелгәннән соң яки ремиссия вакытында үткәрәләр.

 

Аеруча куркыныч инфекцияләр буенча белгеч, табиб-иммунолог Владислав Жемчугов коронавирустан прививканы беренче чиратта хроник авырулары булган һәм җитди авырый торган балигъ булмаган балаларга ясарга кирәк дигән фикер әйтте. Аның сүзләренчә, башка авыруларга бирешмәгән, иммунитеты яхшы булган балалар коронавирус белән авырмый яки җиңел формада кичерә.

«Шуңа күрә, беренче чиратта, ниндидер чир белән җитди авырган һәм иммунитеты түбән булган балаларны вакцинацияләргә кирәк. Бу иң мөһиме. Калган балаларга да прививка ясарга кирәк, әмма икенче чиратта», — дигән ул «Спутник» радиосына биргән интервьюсында.

Белгеч сүзләренчә, коронавирусның яңа штаммы балаларга «һөҗүмгә күчкән», чөнки аларга үз вакытында вакцина ясарга мөмкинлек булмады.

«Балалар — Җирдә вакцинацияләнмәгән контингент, шуңа күрә коронавирус шунда килә. Аның шулай буласы билгеле иде», — дигән иммунолог.

Аның сүзләренчә, планетадагы халыкның олылар катламы коронавирустан прививка ясатты һәм алар арасында акрынлап коллектив иммунитет барлыкка килде, ә балигъ булмаган һәм балалар арасында ул юк, диелә хәбәрдә.

Тулырак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев