Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Салкын тию белән ничек көрәшергә?

Кыш көне салкын тидерү бик җиңел инде ул. Өстәвенә, яңадан-яңа төр чирләре дә барлыкка килеп тора. “Әпчи” итә башласаң, йөткереп йөрсәң – син инде авырый башладың дигән сүз! Артык тирән китмәсен өчен, авыруны башында ук дәваларга, иммунитетны ныгытып торырга кирәк.

Авырулардан саклану өчен гади генә чаралар тәкъдим итәбез!

1. Урамнан кергәч, ашарга утырыр алдыннан кулларыгызны яхшылап сабын белән юыгыз. Ютәлләп торган кешеләр белән якыннан аралашырга тырышмагыз.

2. Сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз (моңа йокыны рәткә китерү, дөрес туклану, физик активлык керә). Иртән гимнастика ясагыз, көн саен җәяү йөрүне гадәткә кертегез, спорт белән шөгыльләнегез.

3. Күбрәк сыеклык (су, чәй, смузи) эчегез. Кеше организмы 70-80% судан тора. Су – баш мие эшчәнлеген яхшырта, канны кислород белән туендыра һәм тиренең картаю процессын акрынайта.

4. Өйне, эш урынын даими рәвештә җилләтегез һәм һаваны дымландырыгыз.

5. Кеше күп урыннарда сирәгрәк булыгыз. Транспортта яки кеше җыелган урыннарда битлек киеп йөрегез.

6. Кем белән дә булса очрашканда кочаклашулардан һәм кул кысулардан сакланыгыз. Йөзегезгә, күзләрегезгә бигрәк тә борыныгызга юылмаган кулларыгыз белән тимәгез.

7. Яшелчә һәм җиләк-җимешләр ашагыз. Бигрәк тә лимонга игътибарыгызны юнәлтегез.

8. Саф һавада ешрак булыгыз, урман һавасы сулагыз... Чана-чаңгы, тимераякта шуыгыз.

9. Күбрәк суган һәм сарымсак ашагыз. Сарымсак составында күпләгән минераль матдәләр: углеводлар, инулин, полисахаридлар һәм башкалар бар. Аның иң файдалы үзлекләренең берсе – бактерияләргә каршы торуы дип ассызыклый белгечләр. Ул салкын тию авыруларына каршы торырга булыша, вирусларны үтерә. Болай ашый алмыйсыз икән, ризыкка турап булса да салыгыз. Шулай ук, грипп, кизү вакытында бүлмәләргә туралган сарымсаклы тәлинкә куеп чыгарга кирәк. 

Барыбыз да сәламәт булыйк! Үзебез һәм якыннарыбыз турында ешрак кайгыртыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев