Нерв системасын ныгытучы иң яхшы эчемлек ачыкланды
Сәламәтлек

Нерв системасын ныгытучы иң яхшы эчемлек ачыкланды

Диетолог Маргарита Королёва стресстан котылу өчен иң яхшы эчемлек ул какао, дип белдерде.

Иртә белән какао эчү - стресстан котылырга ярдәм итә диде медицина фәннәре докторы, врач-диетолог Маргарита Королёва үзенең "Москва 24" телеканалына биргән интервьюсында. Бу очракта какао натураль булырга тиеш.

"Какао составындагы B группасы витаминнары һәм минераллар нерв системасының эшчәнлеген көйләргә, стресс дәрәҗәсен контрольдә тотарга ярдәм итә, ә көннең беренче яртысында эчелгән какао әле йокыны ачып, эш сәләтен дә арттырып җибәрә», – дип ассызыклады белгеч.

Ә кичке якта, 19 - 22 сәгатьләрдә, Маргарита Королёва иван-чәй, бөтнек, мелисcа, пассифлора кушылган чәйләр эчәргә тәкъдим итә.

Киңәшләрне кулланганчы табиб белән киңәшләшү зарур.

https://radiosputnik.ria.ru/ сайты файдаланылды.

Сәламәтлек рубрикасы буенча яңалыклар


Нет комментариев