Яз – витаминнар кирәк чак
Иң яхшы үзләштерелә торган витаминнар табигый ризыкларда була.
Иң яхшы үзләштерелә торган витаминнар табигый ризыкларда була. А витамины атланмайда, йомыркада, сырда, кызгылт сары һәм сары төстәге яшелчәләр, җиләк-җимешләрдә (кишер, хөрмә), балыкта һәм сыер итендә күп.
B витамины – карабодайда, сөт ризыкларында һәм ногыт борчагында.
С витаминына җиләк, цитруслылар, кызыл карлыган, кәбестә, брокколи, помидор, гөлҗимеш бай.
Яңа өлгергән яшелчә, җиләк-җимешләр булмаганда җәйдән җыеп катырылганнары ярдәмгә килер. Аларны мөмкин кадәр күбрәк, һәр ашаган саен кулланырга тырыш. Тәлинкәңнең өчтән бер өлешен алар тулыландырсын. Көн дәвамында төрле чикләвекләр аша. Тик исеңдә тот: күләме тиешеннән артып китмәсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев