Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Черки тешләсә...

Черки тешләгән урынның ялкынсынуын басу өчен халык медицинасы ысуллары.

Җәйнең ямен чебен һәм черки боза диләр. Чынлап та, йокларга яткач кына колак төбендә безелдәп йөриләр, ә инде сиздермичә генә тешләсәләр, кычытуына түзеп булмый, кызарып чыга. Черкиләр аеруча төнлә активлаша.

Черки тешләгән урынга сөртергә махсус дарулар булмаганда, менә бу киңәшләрне кулланып карагыз.

Халык медицинасы киңәшләрен кулланганда һәр организмның индивиуаль булуын һәм бер кешегә яраган киңәшнең икенче кешегә ярамаска мөмкин икәнен онытмагыз.

Салкын компресс

Черки тешләгән урынга берничә минутка салкын компресс яки боз куеп тору кычытуны баса. 

Алоэ вера

Алоэ – халык медицинасында популяр үсемлек һәм ул күбесенчә тире авыруларын дәвалау өчен кулланыла. Черки тешләгән урынга алоэ согы тидерү кычытуны басарга булыша. 

Алма серкәсе (яблочный уксус)

Тәннең кычытуын җиңеләйтү өчен алма серкәсе кулланырга мөмкин, аны сөртәләр яки серкәне мамыкка тидереп кычыткан урынга куялар. Сизгер тиреле кешеләр өчен аны 1:1 пропорциясендә су белән сыекларга киңәш ителә. Бу ысулны тиренең ялкынсынган яки зарарланган урыннарына карата кулланырга ярамый.

Аш содасы

Кычытуны җиңеләйтү өчен аш содасы кулланырга мөмкин. Моның өчен бер стакан суга бер яки ике чәй кашыгы сода кушарга кирәк. Шуннан соң, эремәгә мамыкны манып аны тешләгән урынга куегыз. Әгәр дә тешләгән урыннар бик күп булса, ялкынсыну булмасын өчен, ышкымыйча гына сөртү яхшырак. Шулай ук содага аз гына су кушып паста ясарга мөмкин. Шул пастаны тешләнгән урынга сылап, кипкәнче тоталар, аннары су белән юалар.

Бал

Балның ялкынсынуны дәвалый торган үзлекләре бар. Асылда, бал яра тирәсендәге тукымалардан сыеклыкны суыра. Әгәр дә черки тешләгән урын шешеп торса, аңа бераз бал сөртеп куыгыз. Әмма балның көчле аллерген булуын исәпкә алырга кирәк.

Чәй пакетигы

Чәй пешергәннән соң калган пакет черки тешләвенең кычытуны баса һәм шешүне киметә. Моның өчен аны примочка итеп кулланыгыз - зарарланган тире өстенә куегыз. Ләкин, төрле экзотик үләннәр, җимешләр һ. б. кебек төрле өстәмәләр кушылган чәй кулланмагыз. Гади кара яки яшел чәй пакеты куллану кулайрак.

Чәй агачы мае

Чәй агачы мае черки тешләгәндә кычытуны киметергә ярдәм итә торган үзлекләргә ия, шулай ук табигый антигистамин препарат буларак эшли. Черки тешләгәндә чәй агачы маен куллану өчен, аны башта көнбагыш яки зәйтүн мае белән кушарга кирәк. Аннары катнашманы тешләнгән урынга сөртегез.

Сәламәт булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев