Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балаларыбыз сәламәт булсын!

Бе­рен­че сый­ныф­та­гы ябык, неч­кә му­ен­лы ма­лай­лар­ның ни­чек итеп төз гәү­дә­ле егет­ләр­гә әве­ре­лү­ен бе­лә­се­гез ки­лә­ме?

Әйе, ир­тән­ге гим­нас­ти­ка­сыз бул­мый, бил­ге­ле. Аны сис­те­ма­лы рә­веш­тә яса­ган­да мускуллар­ның кө­че, һич­шик­сез ар­та, әм­ма мус­кул­лар үсе­ше ак­рын ба­ра. Яр­дәм­гә гантельләр ки­лә. Тик ки­сә­теп әй­тер­гә ки­рәк: баш­та ук зур ган­тель­ләр кү­тә­рер­гә ашыкмагыз. Иң мө­һи­ме - еш­рак шө­гыль­лә­нү, мус­кул­лар­ның төр­ле төр­кем­нә­ре­нә авыр­лык­ны ти­гез­ләп бү­лү, ган­тель­ләр­не әк­рен­ләп авы­рай­ту.

Кул мус­кул­ла­ры өчен. Кул­ны тер­сәк­тән бө­геп, ур­та­ча тиз­лек­тә 6-8 тап­кыр ка­бат­лар­га.

Аяк мус­кул­ла­ры өчен. Бар­мак оч­ла­ры­ңа кү­тә­ре­лү һәм тө­шү. 20-25 тап­кыр ка­бат­лар­га.

Ар­ка мус­кул­ла­ры өчен. Ган­тель тот­кан кул­лар баш ар­тын­да. Гәү­дә­не уң­га, сул­га, ал­га, арт­ка бө­гә­сең. Ур­та­ча тиз­лек­тә 10-12 тап­кыр ка­бат­лар­га.

Эч мус­кул­ла­ры өчен. Ган­тель тот­кан кул­лар баш ар­тын­да. Ят­кан җир­дән, аяк­лар­ны суз­ган ки­леш, то­рып уты­ру. ­ Ур­та­ча тиз­лек­тә 10-12 тап­кыр ка­бат­лар­га.

Я, булдыра аласызмы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев