Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Үз илемдә үз көнем

Зинаида Захарованың “Күрше әби алмасы” китабыннан ике шигырен тәкъдим итәбез.

ҮЗ ИЛЕМДӘ ҮЗ КӨНЕМ

Күңелемнең көзгесе,

Туган телем — үз телем.

Бу дөньяда илләр күп,

Туган илем — үз илем.

 

Үз илемдә үз телем,

Икесе дә кадерле.

Бары туган тел генә

Эретәдер бәгырьне.

 

Без кадерлик аларны,

Туган җир ул бер генә.

Кадерле анам теле

Татлы туган тел генә.

 

Халык әйтсә, хак әйтә:

Илсезләргә дөнья тар,

Иле барның теле бар,

Теле барның көне бар.

 

КЫЮРАК БУЛ!

Әниемнән бер сүз җитте

Үзгәрү өчен.

— Кыюрак бул, улым, — диде, -

Җитәрлек көчең.

Кыюлык — ярты бәхет ул,

Кыю бәхетле.

Үзе йөгереп килмәс ул,

Тап шул бәхетне.

Шикләнү, икеләнүләр,

Очты да китте.

Әнинең шушы сүзләре

Чын егет итте.

Колач җәеп йөзеп керәм

Тирән суларга.

Кышын чаңгыларда менәм

Биек тауларга.

Кыюлыгым ярдәм итә

Миңа һәр эштә.

«Дүртле», «бишле» генә алам

Хәзер дәрестә.

Курку да юк, шикләнү дә,

Алар миңа ят.

Кыюлыгымны югалтмам,

Бу сүзләрем хак! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эфэрин .Бик мэгънэле шигыръ.