Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Йолдыз буласым килми!

Әти-әниләр, бу шигырь күбрәк сезнең өчен. Уйлап карагыз әле.

Әниемнең миннән йолдыз

Ясыйсы килә бик тә.

Үзен дә мине җәфалап,

Түгәрәкләргә йөртә.


Иртән бассейнга илтә,

Кулымнан тотып барып.

Йөзәмен, бетәмен арып,

Тик була алмыйм балык.


Аннан - сәнгать мәктәбенә,

«Сандугачым!» - дия дә...

Тавышымда моң юк инде,

Өйрәндем баш ияргә.


Ял көнне - рәсем мәктәбе

Һәм тагын өч түгәрәк.

Кичен - бию ансамбле,

«Булырсың, - ди, - күбәләк».


Минем талантым юклыкка

Әнием һич ышанмый.

Түгәрәктән туеп беттем -

Анда миңа ошамый.


Исеме «түгәрәк» булса да,

Анда күңелем китек -

Әнием янымда түгел,

Урамда торгач көтеп.


Аңла, әнием, зинһар, мине -

Буласым килми йолдыз!

Булыр идем бер гап-гади,

Әнисе яраткан кыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев