Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Җылынсын әле суык

Танылган шагыйрь Роберт Миңнуллиның кышкы шигырьләре.

Җылынсын әле суык

Алмаз тышта

Уйнап йөргән,

Тыштан өйгә

Туңып кергән.

Бармаклары,

Колаклары

Кып-кып-кызыл

Булып кергән.

- Бармакларым

Әрни, әби,

Тота алмыйм

Берни, әби!

Йөргән чакта

Тауда шуып,

Туңдырды шул

Мине суык.

Әбекәем,

Күр әле, -ди, -

Суыкны син

Шуның өчен

Бер кыздырып

Кер әле! - ди, -

Кертмәсен

Мине куып,

Җылынсын

Әле суык!


Ява карлар, яңа карлар...

Ява карлар, яңа карлар -

Кышның ак гөлләре.

Якты булсын, ап-ак булсын

Илемнең көннәре.

Ишетелеп торсын җирдә

Балалар көлгәне.

Ява карлар, яңа карлар,

Ак - гомер юллары,

Дәвам итсен гомер буе

Тынычлык еллары.

Яңгырасын җир өстендә

Тынычлык җырлары.

Ява карлар, яңа карлар -

Тынычлык карлары.

Безгә бәхет алып килсен

Тынычлык таңнары.

Тыныч булсын илләр генә -

Җайланыр калганы!


 

Сыбызгы җил

Урамда җил

Сызгыра,

Шундый җилле

Сыздыра,

Хәтта тузан

Туздыра,

Хәтта мине

Уздыра.

Сыбызгысы

Шәп бигрәк -

Нәкъ минеке

Кебегрәк!

Тик ул

Югалган иде,

Юк, кемдер

Алган иде.

Алган икән

Менә кем?!

Кире бирер ул,

Бәлкем?

Сызгыртсын инде,

Ярар.

Әтием миңа

Табар

Сыбызгының

Яңасын.

Сызгыртырмын

Аннан соң.

Сызгыртырмын

Нык итеп -

Җил чыгарырлык итеп!


Буранда

Беркем чыкмый

Урамга,

Буранлы көн

Булганга.

Буран ала

Бөтереп,

Салкын ала

Өттереп!

Кошлар гына һавада

Чайкалалар һаман да.

Рәхәтләнеп

Очарга

Бик кыендыр

Кошларга!


Мин барсын да булдырам

Мин җил кебек улый беләм,

Яңгыр кебек елый беләм,

Кояш кебек көлә беләм,

Чишмә кебек җырлый беләм.

Агач булып шаулый алам,

Күгәрчендәй гөрли алам.

Бик тырышсам, балык кебек

Сөйләшми дә йөри алам.


Кар яуды көн буена...

Кар яуды көн буена,

Кар яуды төн буена.

Күмеп китте юлларны,

Күмеп китте урамны...

Күмеп китте өйләрне,

Тагын әллә ниләрне...

Күмә иде мине дә,

Бик тә күмәр иде дә,

Бик нык яуганын күреп,

Качтым шул өйгә кереп!

Минем яныма кереп

Карасын инде күмеп!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эх үзе дә исән булса...