Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Җәйге теләк

Мансур Сафинның яңа шигырьләре.

ҖӘЙГЕ ТЕЛӘК

Күмәч пешер!

Компот кайнат!

Җиләк-җимешен аша!

Җәйнең тылсым җәймәсендә

Хыяллар чынга аша.

РӘХМӘТЛЕ ТИЕН

Тиен агачтан төште дә,

Кешедән кәнфит алды:

Бүләк өчен рәхмәт укып,

Артыннан карап калды.

Күбрәк булсын иде җирдә

Кеше һәм хайван андый —

Бер-берсенең ышанычын

Алмасын иде алдый.

ТРОЛЛЕЙБУС

Болан кебек җитез йөри —

Көн дә маршрутка чыга!

Кайчак машина артыннан

Талпына кыр-басуга.

Әмма тимер бау мөгездән

Тартып, һич ирек бирми...

«Троллейбуслар кырда, — ди ул. —

Гомер-гомердә йөрми.»

УЕНЧЫК МАШИНАМ

Машинама сөенеп карыйм:

Тора тулпарга охшап!

Ял кебек тәрәз ялтырый,

Утыргычлары йомгак!

«Кереп утыр!» — дигән сыман,

Көр тавыш сала: «Би-бип!»

Урам буйлап чабар идек,

Тик мин аңа сыймыйм бит...

ТАЛ ПЕСИЕ

Тал песиен алып кайттым,

Назлы кочаклап яттым:

Төшемдә йөрде мияулап —

Биллаһи, үзем бактым!

ЛИСӘПИТ

Өч аяклы атта чабам,

Аяклар җиргә төшми.

Сигнал рычагына бассам —

Кыңгырау булып кешни.

Лисәпит диеп атала

Бу мөгезле дускаем.

Сер түгел лә: ул абынса —

Ияреннән очкалыйм...

Тик шулай булса да, аны

Яратуларым хәйран:

Аның белән бергә булган

Һәр мизгелкәем — бәйрәм!

СИХРИ СУКМАК

Ап-ак юл суза самолёт —

Галәмгә сихри сукмак!

Шул сукмактан менәм айга,

Китмәсен кичен йоклап.

Йолдызларга су сибәрмен —

Чәчәк атсыннар гөрләп:

Төн җитсә ни! Чын егеткә

Килешми йөрү шүрләп.

ЯМЬЛЕ БОЛЫН

Шулай күп итеп болынга

Кем төрле чәчәк чәчкән?

Гүя бар тирә-як яме

Шушы җәннәткә күчкән!

Әй беләм лә! Таң-тылсымчы

Апа тырышлыгы бу:

Шул болынга килеп чыгу —

Гүя могҗиза табу.

ЭЛЕКТРОН ПОЧТА

Төймәләргә басып язгач,

Интернетта хат юллыйм —

Конвертка да салып тормыйм:

Урам, йорт санын куймыйм.

Барып җитә ул барыбер —

Таба кирәк кешене!

Уйланам: бу электрон почта

Әллә алла эшеме?..

ТУКРАН ТӘҮБӘСЕ

Иртә таңнан ук шакый:

— Тук-тук-тук!

— Кунакка килдеңме?

— Юк, юк, юк.

— Әллә соң син ачмы?

— Тук. Тук, тук!

— Кәефләрең шәпме?

— Шук, шук, шук!..

ТОМАН

Гүя зур ап-ак кәрван,

Кыр буйлап уза томан:

Бик тә ач дию сыман,

Йота юлда һәр затны...

Менә йотты ул агачны,

Арбасы белән атны.

Бер мизгелдән

мине йоттты,

Томанда йөзәм — шатмын!..

Гүя зур ап-ак кәрван,

Кыр буйлап уза томан.

ЭНЕМ ТУДЫ!

Сөенеч белән

күңелем тулды —

Бу айда энем туды:

Мин хәзер өлкән, абый —

Түгел бер нәни сабый:

Хәзер җитдирәк атлыйм,

Уенчыкларны ватмыйм,

Китап-дисклар әзерлим —

Киңәшче дә хәзер мин!

Көнләшегез,

дус-ишләрем —

Ал да гөл бар эшләрем:

Бәхетле дә мин, бай да —

Энем туды бу айда!

СИХРИ ТАҢ

Биек-биек йолдызларда

Бөек хыял утлары:

Гашыйк итә, сокландыра

Күкнең алтын уклары!

Эчәм җирнең илһам суын

Ал офык кулларыннан —

Йөрим тормыш гамен куып,

Киек Каз юлларыннан.

И бу җәйнең сихри таңы:

Күңелемдә — серле чаңы!..

ПЕСНӘК

Мине юатып иртән,

Песнәк тәрәзгә чиртә,

Гүя әйтә:

— Күр, дустым,

Тагы бер көнгә үстем!

Мин сөенәм, аны күреп,

Бахбай да куя өреп:

— Әйе, — ди, — безгә сөенеч,

Синдә булса егәр-көч!

Канатларын

дәртле җилпеп,

Җим өчен рәхмәт укып,

И тырыша нәни дустым,

Мизгел-бөртекне чукып.

ДУСЛАР

Мин чокырга егылмадым,

Егылды аңа Госман, -

Әмма без бергә елыйбыз,

Чөнки без — якын дуслар!..

КҮЛӘГӘМ БЕЛӘН БЕРГӘ

Күләгәм белән бергәләп

Без көне буе йөрдек —

Бергә укыдык, уйнадык,

Хәтта бергә су кердек.

Тәмам арып өйгә кайткач,

Яңа шәп планнар кордык,

Күләгәм белән дусларча

Чәйләр эчеп утырдык.

Инде черем итәргә дип,

Башым төртсәм кроватка, -

Ул да миннән ял итәргә

Каядыр барып яткан...

ТАКСИСТ

Барча таксистлар — шахматчы,

Тик вакытлары бик сай.

Пассажирлар ашыга шул:

Лондон, Гвинея Бисау...

Хәтта Карпов утырса да,

Уйный алмый — ашыга.

Ул юлларның барысын да

Таксист юрый яхшыга!

ТУКАЙ АБЫЙ КЕБЕК

Мин әле нәни булсам да,

Тукай абыйны беләм:

Аның кебек зур үсәрмен,

Алырмын кулга каләм,

Иҗат итәрмен шигырьләр,

Матур-матур әкиятләр -

Аның кебек, мин дә, дуслар,

Дөньядан мәңге китмәм!

Моң җыеп күңел түремнән,

Җырлармын да, җырлармын:

Тукай абый кебек. Данга

Үзебезнең чорларны.

Илһам биргән сөенечне

Сезгә бүләк итәрмен —

Иҗат арбасыннан төшми,

Йөз яшьләргә җитәрмен!

Тукай абый кебек, мин дә

Телим мәңге яшәргә:

Язган әсәрләрем аша

Киләчәккә дәшәргә!

ЗӘҢГӘР КОЯШ

Бер хыялый малай

зәңгәр кояш

Ясый ап-пакь битле альбомга.

Зәңгәр кояш?

Каян килеп чыккан?

Кем өйрәтте сине ялганга?

— Бар, — ди малай, -

андый сәер кояш!

Серле офык аны тудыра:

Могҗизалы кояш балкышында

Зәңгәр күлмәк киеп,

зәңгәр күзле

Минем сөйгән кызым утыра.

СОЛДАТЛАР

Озакламый шинель кияр абыем —

Сугышчылар сафында атлар,

Әмма куркам,

аның өчен куркам:

Кешеләр бит — бик нәзек затлар, -

Әнә суда бата, утта яна

Хәтта җансыз

кургаш солдатлар...

КҮБӘЛӘК

Һаваны сыйпый канаты —

Чәчкә таҗы мәллә ул?

Җәйге гүзәл аланнарда

Аның алдында —

мең юл!

Узып китә, көнләштереп —

Ничек татлы җилпенә!

Тоям: үзем дә,

дәртләнеп,

Шул назлы күккә менәм!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев