Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Языгыз хатлар

Языгыз хатлар, җылы нур салып, бер хат язуы авыр түгел лә.

Тормышта була якыннар, ятлар,

сагыш һәм кайгы торгалый сакта.

Якын итсәгез, языгыз хатлар

еракта чакта, бер ялгыз чакта.

Иптәш күрсәгез, чынлап сөйсәгез,

саран булмагыз җылы хисләргә.

Сөенсен әле бу да дисәгез,

янда булыгыз ялгыз кичләрдә.

Языгыз хатлар, җылы нур салып,

бер хат язуы авыр түгел лә.

Языгыз хатлар, ялкынга манып,

бер хат бәясе кыйммәт күңелгә.

1969

Фотода Мөслим районы Вәрәшбаш авылы укучыларының «Көмеш кыңгырау» редакциясенә язган хатлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев