Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Ян, күңел!

«Сүнмә, дөрлә, мәңге ян, күңел!..» Илдар Юзеев.

Беренче дә булмый, бишенче дә...

Мәхәббәт ул салкын сан түгел,

Кайнар яшьлектә дә, картлыкта да

Сүнмә, дөрлә, мәңге ян, күңел!

Ваклап сатылмый да, алынмый да,

Мәхәббәт ул товар, мал түгел.

Дөнья малларыннан өстен калып,

Сүнмә, дөрлә, мәңге ян, күңел!

Җан серләрен илгә кычкырмыйлар,

Мәхәббәт ул оран, дан түгел.

Бик тирәндә, эчтән генә сызылып,

Сүнмә, дөрлә, мәңге ян, күңел!..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев