Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Умырзая - гомер зая (Галимҗан Гыйльманов шигырьләре)

Өзәргә генә ярамый! Гомерең зая узар!..

УМЫРЗАЯ - ГОМЕР ЗАЯ

Язның беренче чәчәге,

Язның иң матур гөле.

Әбием әйтә: ул әле

Язның иң батыр гөле!

Шушы чәчәктән көч ала

Кояшлы җылы язлар.

Якты язмышларын юрый

Бу чәчәк белән кызлар.

Өзәргә генә ярамый!

Гомерең зая узар!..


ЧҮМЕЧ ЙОЛДЫЗ

Чүмеч йолдыз яши күктә,

Төнлә чыгып карагыз.

Балкып җемелди башласа,

Гел яхшыга юрагыз!

Бу йолдызның күк йөзендә

Эше җайлы көйләнгән.

Ул һәр таңда сихри суын

Сибеп чыга үләнгә.

«Чык» диләр аны кешеләр,

Чык — суның иң чистасы.

Чүмеч йолдыз — йолдызларның

Иң шәбе, иң остасы!


ЯЗ ЖИТТЕ

Көләч яз җитте

Туган җиремә.

Төшенеп кара

Аның серенә.

Язның җиткәне

Шуннан беленде:

Бар агачларга

Яфрак эленде.

Өй кыегыннан

Боз-сөңге чыкты,

Гөр-гөрләвекләр

Диңгезгә чапты.

Җылыны сизеп,

Кошлар кайттылар.

Үз ояларын

Бик тиз таптылар.

Кошлар җырыннан

Гөлләр уянды,

Гөлләрне күреп,

Урман куанды.

Басу-кырларга

Иген чәчелде,

Икмәк мул булыр —

Яхшы тишелде!

Бөтен җир йөзе

Ямьгә төренә,

Төшенеп кара

Язның серенә!


СЫЕРЧЫК КИЛДЕ

Яз җитте.

Кайтыр кошларга

Оя куяр чак инде.

Мин ясап элгән ояга

Шундук сыерчык килде.

Шатланып очып йөрде дә

Яңа йортына керде.

Илебезгә яз, энемә

Тел алып кайтып бирде.


СЫЕРЧЫК САЙРЫЙ

Дәртле кагынып,

Сыерчык сайрый.

Үзенә шулай

Ул оя сайлый.

Берсен тирән, ди,

Берсен бик сай, ди.

һәм... килеп, минем

Ояны сайлый.

Әйтә кебек ул

(Мин шулай тоям):

—  Якты һәм җылы

Ясаган ояң.

Нигә ул шулай

Якты, җылы соң?

—  Мин аңа салдым

Күңел җылысын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев