Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Тылсымлы сүз

Изге Җомга мөбәрәк булсын! Рәзинә Мөхиярның «Иман көче» җыентыгына кергән шигырьләр белән танышыгыз.

Аллаһының сәламы

Әссәламегаләйкем вә
Рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ,
Җире, күге, һавасы...
Күңелләргә үтеп керә
Бу сүзләрнең дәвасы.

     Әссәламегаләйкем вә
     Рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ,
     Аллаһының сәламе.
     Кая барса, кемне күрсә,
     Мөселманның әләме.

Әссәламегаләйкем вә
Рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ, 
Бар тереклек, үсемлек.
Бу сүзләргә салынгандыр
Сабыр итү, түземлек.

Әссәламегаләйкем вә
Рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ,
Имин булсын Галәмнәр.
Бу сүзләрне җанда йөртсен
Чын мөселман адәмнәр. 

Тылсымлы сүз  

Бисмилләһи, бисмилләһи,
Тылсымлы сүз, билләһи
Эшең шул сүздән башланса,
Ярдәм итә Илаһи.

“Бисмилләһи” – бу изге сүз 
Һәр сүрәнең башында.
Бисмилләһидән башланса,
Тәмле булыр ашың да.

Бисмилләһи, бисмилләһи,
Килгән Синнән, Илаһи,
Серле сүзләргә өйрәтә
Аллаһыбыз  – ул даһи. 

Яулык япкан хатын-кызлар

Яулык япкан хатын-кызны
Саклап йөри фәрештә.
Яулык япкан хатын-кызлар
Бисмилләле һәр эштә.

Яулык япкан хатын-кызның
Йөзе якты, сөйкемле.
Гөнҗә кебек ачылмаган
Серле чәчкә шикелле.

Яулык япкан хатын-кызлар
Инсафлы һәм тыйнаклар.
Аллаһының әмерләрен
Үти торган кунаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев