Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Тукай дәвамнары кемнәр соң?

Чаллы шәһәренең 41 нче мәктәбендә эшләүче “Ак каурый” түгәрәге иҗаты. Җитәкчеләре: Вагыйзова Гөлия Наил кызы.

Тукай тарафы

Шигърият чишмәсенең суларын

Кечкенәдән килә татыйсы.

Тукай кебек даһи шагыйрь булып,

Халкым мәнфәгатен яклыйсы.

 

Аз яшәп тә, күпне күргән Тукай,

Безнең чорга ниләр дияр соң?

Һәр дәвернең була үз  батыры,

Тукай дәвамнары кемнәр соң?

 

Шигърият диңгезендә җилкәннәр

Тукай тарафына тезелгән.

Олпат язучылар һәм шагыйрьләр

Аның хезмәтенә баш игән.

 

Ул сайлаган юллар хак юл икән,

Маяк утлары да кирәкмәс.

Көрәшәсе икән, баш бирмәсбез,

Тугры  халкым  юлын үзгәртмәс.

Сагындыкова Лилия, 7”Б” сыйныфы укучысы, Чаллы шәһәре, 41мәктәп,“Ак каурый” түгәрәге  әгъзасы.

 

Туган телем – Тукай  теле

 

Туган илем –Татар иле,

Туган телем – Тукай  теле.

Мәңге сүнмәс якты нур, син,

Матур, тәмле татар теле!

 

Синең белән горурланам,

Синең белән тел ачылган.

Белдем синдә, Тукай  атлы

Нинди Бөек шәхес булган!

 

Авырлыклар бик күп күргән,

Ятим малай – Апуш-Тукай.

Базарда сөрән салганнар:

“Асрамага кемгә малай?”

 

Татар улы бирешмәгән,

Шушы кыска гомерендә.

Ә иҗаты  һәр кешенең  

Нурдай балкый күңелендә.

 

Әгәр тылсым көчем булып,

Кайтара алсам Апушны?

Тарихларны үзгәртерлек,

Бора алсам ла язмышны?!

 

Алып барыр идем бар җиргә,

Күрер иде күпме яңалык.

Сөенер иде лә таң калып –

Хөрмәт итә аны бар халык!

Гыйзәтуллина Диләрә, 5 Г сыйныфы укучысы , Чаллы, 41 мәктәп, “Ак каурый” түгәрәге әгъзасы.

 

Төштә миңа никтер Тукай килде...

 

Төштә миңа никтер Тукай керде,

Ишекне ач диеп эндәште.

Өнме соң бу, әллә төшме диеп,

Хисләр белән уйлар серләште.

 

“Ишек ачык, керегез, кер!”- диеп,

Куллар болгап, аңа мин дәштем.

Каушап калдым, Тукаебыз ич бу!

Үз-үземнән хәтта көнләштем...

 

Горур атлап түргә узды Тукай,

Күзләр белән күзләр күреште.

Сүзсез дә серләшүләр була икән,

Күзләр сөйләшергә кереште.

 

Төш өзелде. Тукай түрдә калды.

Карашында сагыш, борчу бар.

Ул халкының йөрәгендә  яши,

Бөек Тукай дигән исеме бар!

Асылгәрәева Риана, аллы, 41 мәктәп, 7 “Е” сыйныфы укучысы, “Ак каурый” әдәби түгәрәге әгъзасы.

 

Каршымда Тукай һәйкәле

 

Урам буйлап атлап барам,

Алдымда Тукай һәйкәле.

Җанлыдыр кебек ул миңа,

Еракка текәлгән күзләре.

 

Киләчәкне уйлый микән?

Кайгыртып туган телен.

Бары изге уйлар гына

Били аның күңелен.

 

Урам буйлап атлап барам,

Каршымда Тукай һәйкәле.

Чорналдым әле сагышка,

Күңелнең шундый мәле.

 

Киләчәкне уйлыйм әле,

Туган телем хакында.

Тукай кебек тугрылыклы,

Булсаң иде халкыңа.

 

Тукай абый яктылык

Нур өләшкән халкына.

Бармы андый кайгыртучы,

Тел яшәсен хакына?!

 

Ышанам, килер ул көн,

Нурлардан шытар гөлләр.

Югалмас телебез дип,

Хәбәр салдылар җилләр.

 

Кырыс җилдә басып торам,

Каршымда Тукай һәйкәле.

Карашы мине уйландыра,

Әйтерсең, күчә серләре.

Гатиятуллина Зилә, 7 нче  “Б” сыйныфы укучысы, Чаллы, “Ак каурый” әдәби түгәрәге әгъзасы

     

Һәйкәлгә сукмак

 

Яз җилләре хәтер сырларында

Тукай һәйкәленә юл ача.

Күңел кошым шунда  талпына,

Шул сукмакка якты моң сала.

 

Тукай һәйкәленә юл ала

Апрель белән бергә һәр сукмак.

Һәйкәл ташларыннан моң агыла,

Шагыйрь язмышын көйли сымак.

 

Сукмак буйлап чиксез хәтер,

Өмет белән бергә агыла.

Киләчәк һәм үткән очрашалар –

Яңа сукмак, һәйкәл ачыла...

 

Яз җилләре җанга рәхәт сагыш,

Күпер сала килер көннәргә.

Тукайларын белгән тамырлар нык

Язлар саен шытар гөлләрдәй!

 

Вагыйзова Гөлия Наил кызы, 41 нче урта мәктәпнең ана теле һәм әдәбияты укытучысы,Чаллы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афәрин!Бик матур язгансыз!Талантлы укытучының ,талантлы укучылары!Уңышлар сезгә!