Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

​ Туган як кылганы

***

Кылганнар җилферди җилләрдә,
Кылганнар далалы җир­ләрдә.
Урманлы-далалы туган як,
Кылганнар сагынып ка­йткан чак.

Кылганнар – туган як сафлыгы,
Кылганнар – күңелем аклыгы.
Кылганның чәчләре ча­ларган,
Кылганның йөзләре аг­арган.

Юк кына җилдә дә тир­бәлә,
Йөрәге борчулы: сизе­лә.
Кылганнар тарихтан килгәннәр,
Кылганнар бик күпне күргәннәр.

Кылганнар​ күзендә сагыш-моң,
Кылганнар эндәшми, алар тын.
Каршылый, озата бары­сын,
Беләме кем кая барас­ын?!

11.06.2019 ел.

Рәзинә Мөхияр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев