Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Тәмле йорт

Әле ярый андый түгел безнең йортлар, әйеме?

ТӘМЛЕ ЙОРТ

Казан кибетендә кат-кат булдым,

Кызык күренешкә тап булдым...

Күрдем мин шикәрдән салган йортлар,

Түшәмендә тәмле-татлы тортлар!

Коймалары,

Капкасы

Һәм тәрәзә капкачы —

Шоколадтан барсы да,

Конфет тезгән башына!

Мондый өйдә торсаң нишләр идең,

Әйеме?

Капка баганасын тешләр идең,

Әйеме?

Түшәмнәрен кимерер идең,

Әйеме?

Өйне ялгыш җимерер идең,

Әйеме?

Әле ярый андый түгел безнең йортлар,

Әйеме?

Түшәмендә юк татлы тортлар,

Әйеме?


Ничә мәче?

Әбиемнең мәчеләре

Тезелгәннәр, карагыз —

Мин күрсәтәм, сез карагыз,

Абайламый калмагыз!

Чамалагыз, Чамалагыз,

Бармакларны бөгә-бөгә,

Бергә-бергә санагыз:

— Менә бусы — Соры мәче,

Менә бусы — Сары мәче,

Менә бусы — Ак мәче!

Соры мәче — Батыр мәче,

Сары мәче — Куркак мәче,

Ак мәчесе — Сак мәче!

Батыр мәче — Шаян мәче,

Куркак мәче — Наян мәче,

Сак мәчесе — Шук мәче!

Сорауны тагын кабатлыйм:

Мәчеләр барсы ничәү?

(Белмәгәннәр юк та бугай

Барысы да әйтә: ... !)


БИЛЕТ ТИКШЕРГӘНДӘ

Кемнәр генә юк монда —

Шәһәр трамваенда.

Аю, Куян һәм Керпе,

Фил, Арыслан һәм Төлке.

Керә тикшерүчеләр:

—  Юкмы тик йөрүчеләр,

Юкмы буш йөрүчеләр?

Киләләр карый-карый:

— Бик әйбәт. Ярый. Ярый.

Әллә йоклаган Куян?

Бер аю әйтеп куйган:

— Куян, Куян, тор, уян,

Йоклаганга салышма,

Мондый хәйлә таныш ла!..

Салып Куян беретын,

Алып бирә билетын:

— Хөрмәтле Аю ага, сез

Нигә яла ягасыз?

Кайбер малайлар гадәтен

Куяннарга тагасыз?


Хәзинә

Хәзинәләрне

Борын-борыннан

Эзләп бакканнар

Төрле урыннан.

Мөгаен, син дә

Уйга каласың,

Хәзинә диеп

Хыялланасың.

Ята кебектер

Таулар артында.

Ә үзе сиңа

Бик тә якында.

Төшә аласың

Бик тиз эзенә —

Китапханәдә

Ул бай хәзинә!


ЖӘЕН

Күпме йөрсәк тә без

Җәен,

Каптыралмадык

Җәен.

Җәен эләкмәсә

Җәен,

Язын табарбыз

Җаен!


ХИМЧИСТКАГА БИРӘМ, ДИ...

Габит кергән урамнан,

Баштанаяк буялган.

Пычранган бар төше дә,

Хәтта менә — теше дә!

Тамак кыра атасы,

Ах-вах килә анасы:

—  Ничек шулай батасың,

Әллә аунап ятамсың?!

Балчыгын кыра-кыра,

Ачуланып та тора:

— Сак йөрергә өйрән,— ди,-

Юкса, җаен беләм,— ди,—

Химчисткага бирәм!— ди.

Машинага тыгарлар,

Юарлар да сыгарлар,

Пычрагың бетерерләр.

Эләрләр, киптерерләр,

Үтүкләп китерерләр!

...Габит урамга чыкты.

Пычрак төшне очратты.

Урап үткәч пычракны,

Болай диде шул чакны: —

Чисталыкка өйрән,—

Юкса, җаен беләм,— ди,—

Химчисткага бирәм! ди.

Машинага тыгарлар,

Юарлар да сыгарлар,

Пычрагың бетерерләр.

Эләрләр, киптерерләр,

Үтүкләп китерерләр!..


ЗУР ЙОМГАК

Әни болай

Дип сорый: —

Я, кайсыгыз

Сүз тыңлый,

Бу йомгакны

Кем чорный?

Ә йомгагы

Шундый зур —

Моннан да зур

Булмыйдыр...

Чорнау-сүтү

Таныш та,

Күрмәмешкә

Салыштым...

Сеңелем эшкә

Керешә.

Аңа ул бик

Килешә:

Уйнап тора

Куллары,

Биеп тора

Йомгагы!

Чү, йомгакның

Эченнән

Конфет чыкты,

Күрче лә!..

Әниемнән

Сорадым:

— Мин, дим, тизрәк

Чорнармын,

Юкмы зуррак

Йомгагың?


ЧАҢГЫЛАР

Юк иде безнең чаңгы,

Әти кибеттән алды.

Һәм бирде шундый киңәш:

—  Шуарсыз алмаш-тилмәш.

Икәү тауга чыгабыз,

Чиратлашып шуабыз.

Беребезгә бик эссе,

Икенчебез туңабыз.

Беребезгә күңелле,

Беребезгә күңелсез...

—  Болай булмый!— ди абый,

Бүтәнчә эшләп карый:

Аңа да сыңар чаңгы,

Миңа да сыңар чаңгы,

Аңа да сыңар таяк,

Миңа да сыңар таяк.

Чаңгылы да бер аяк,

Җәяү бит икенче аяк!

Бер шуып, бер йөгереп,

Йөрдек кеше көлдереп.

—  Болай булмый!— ди абый,

Бүтәнчә итеп карый:

Үзе чаңгылар кия,

Миңа таяклар бирә.

Аңа хәзер бик кызык,

Китә ул мине узып,

Тиз генә шуып-шуып.

—  Юк, дим, булмый болай да,

Ярый сиңа уңай да...

Һәм шулай тарткалашып,

Кайттык өйгә талашып.

...Инде икәү чаңгылар —

Тагын бер пар алдылар!


ФИЛГӘ   ИТЕК  ТЕКТЕЛӘР

Карагыз итекчегә,

Ул, интегә-интегә,

Шундый зур итек тегә,

Шундый зур итеп тегә —

Тирәли йөреп тегә,

Эченә кереп тегә,

Өстенә менеп тегә!

Дәүлеккә дә дәү кирәк,

Дүртәү бит, дүртәү кирәк!..

Мондый итекләр нигә?

Мондый итекләр филгә,

Шәһәргә цирк килгән!

Вокзал — цирк арасын

Кар өстеннән барасы.

Бармаса итек киеп,

Ятар ул салкын тиеп...

Итекче көн-төн текте,

Итекләрне өлгертте,

Килеп филгә кидертте.

Дүрт аякта — дүрт итек,

Асфальт кала дерт итеп...

Итекләргә таң калып,

Озатып кала халык.

Бу хәлләрне күрүче

Булды тагын тегүче: —

Әгәр кирәксә шунда,

Тегәр идем, ди, тун да

Һәм да колакчын бүрек!

Тыңлыйлар аны көлеп.

Соңыннан өйгә кереп,

Ясадым мин шул филне

Сез дә күрегез инде.

Итек, бүрек, тун кигән,

Һәйбәт бит? Менә дигән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев