Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Теләкләрнең изгеләрен телә

Мин телимен тик бер генә теләк: теләкләрең кабул булсын дип. Әнгам Атнабаев шигыре.

Озакламый вакыт хәбәр итәр
Безгә Яңа елның киләсен.
Мондый чакта теләк телиләр бит,
Теләкләрең бардыр – телә син;
Һәм аларның изгеләрен телә:
Имин килеп, имин китсен дип,
Һәрбер көне матур эшләр белән,
Төне төшләр белән үтсен дип;
Кышы карлы,
Җәе парлы булсын,
Каерылып уңсын игеннәр,
Көз буралар тулсын...
Туйлар булсын –
Китмәс өчен килсен киленнәр.

Теләкләрнең изгеләрен телә:
Бәхетләрнең телә зурысын,
Шатлыкларның, көтмәгәндә килеп,
Көлә торганнарын – нурлысын;
Мәхәббәтнең гомерлесен телә,
Туса, үлмәс өчен тусын дип.
Мин телимен тик бер генә теләк:
Теләкләрең кабул булсын дип.

Әнгам Атнабаев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев