Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

“Таудан төшәм, карап тор!”

Мин әбигә булыштым, Чынаяклар юыштым,

Мин әбигә булыштым,

Чынаяклар юыштым,

Аннан чыктым урамга

Дуслар белән уйнарга.

Бик күңелле шул анда

Таудан чана шуарга.

Без бик тату уйнадык,

Бер дә уйнап туймадык.

Әллә ничә егылдык,

Барыбер еламадык.

Бик күп итеп уйнагач,

Ике битем кызаргач,

Әби чыккан артымнан ,

Башмагына кар тулган.

-Кер, кызым,- ди,- туңгансың,

Чыгармыйм,-ди,-моннан соң.

-Әбием, тагын бер генә, ике генә, өч кенә.

Таудан төшим, карап тор,

Башмагыңны кага тор.

 

Зәкия Туфайлова (Зәкия Туфаил кызы Шәйхетдинова) 1907 елның 29 январенда Башкортстан АССРның Кушнаренко районы Илморза авылында мулла гаиләсендә туа. Булачак шагыйрә 1930 елда Свердловск педагогия техникумын тәмамлый. Шуннан соң ул Урал якларында, Ленинградта, Казанда кичке мәктәпләрдә, һөнәр училищеларында укытучы һәм тәрбияче була, китапханәдә эшли.

Шагыйрәнең беренче шигырьләре егерменче елларда басылса да, аның иҗат активлыгы илленче еллар тирәсенә туры килә. Бу чорда ул башлыча балалар өчен шигырьләр яза. 1971 елда ул СССР Язучылар союзы членлыгына кабул ителә.

Шагыйрә 1977 елның 11 январенда Казанда вафат булды.

(мәгълүмат «Шигърият.ру» сайтыннан алынды)

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев