Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Тәрәзә ниләр күрә

«Карбизәк, Оч син, оч син тизрәк!» Рәшит абый Бәшәрдән кышкы шигырьләр.

ЕЛГА

Челтәрләнеп су туңган,

Су читенә кар тулган.

Соңгы тапкыр кояшны

Күреп калыйм ди микән,

Өскә чыга карт чуртан.

Боз астында балыклар

Язларга кадәр йоклар...

Моңсу гына кычкыртып

Куялар пароходлар.

КЫШ

Бәйләде дә бәйләде,

Челтәр шәлләр бәйләде.

Ычкынды күзәнәге,

Ап-ак, вак-вак җепләре

Сибелде түтәлләргә,

Сибелде түмгәкләргә,

Гөлчәчәк күзләренә,

Тәгәрмәч эзләренә.

Сибелде кычытканга.

Чагыйм диеп ул мине,

Үрелгән генә иде,

Белмәде шул, белмәде,

Ул бит өшегән иде,

Карга күмелгән иде.

Чагалмады кычыткан. —

Киеп чык, дип, туныңны! —

Иң беренче кырпак кар

Чагып алды кулымны.

КАРБИЗӘК

—   И Карбизәк, Карбизәк,

Учымда гына калчы!

—   Юк, дустым, мин болытка

Сикерәчәк бер тамчы.

Болытлар булып йөзеп

Еракка китәсем бар,

Африка дигән илгә,

Чүлләргә җитәсем бар.

Өстәлеңдә ипиең,

Чәй эчәргә ак маең.

Ипи сорап йөрүче

Африка малаен

Күргәнең юктыр синең.

Анда бар да игенче,

Тик һәммәсе кол анда.

Ипи үскән басулар

Бар да байлар кулында.

Бер теләгем бар минем:

Малайга

Ипи булып

Үсеп чыкмакчы идем!

—   И Карбизәк,

Карбизәк,

Оч син, оч син тизрәк!

КЫШКЫ АВЫЛ

Аягүрә торып салкында

Агачлар да бүген туңганнар.

Чаналы ат узып китсә дә,

Бераз җылынып кала урамнар

УРМАН

Кызылтүш канатына

Шыгырдавык кар кунган.

Уздымыни җәем, дип,

Дерелдәп куйды урман.

ТӘРӘЗӘ НИЛӘР КҮРӘ

Өлкән-өлкән агайлар

Ашыгалар урамнан,

Һәммәсе дә җып-җылы

Шарфларга уранган.

Этә-төртә бер-берсен

Керәләр автобуска.

Әби кинәт тайды да

Егылды тайгак бозда.

Көчлеләр китеп барды,

Картлар басып калдылар.

Кешеләр өчен шунда

Тәрәзәләр оялдылар...

Исә дә җил, бүлмәгә

Кыш исен алып керә.

Мин тәрәзәне күрәм,

Тәрәзә мине күрә.

Син нинди булырсың, дип,

Карап тора ул әнә.


Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев