Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Табышмак әйтешү

«Татар сүзе» бәйгесе җиңүчеләренең берсе, Актаныш районы Чуракай мәктәбе укучысы Таңсылу Сәлаховадан шигъри күчтәнәч.

Дамир Гарифуллин
Көн дә бергә җыелып, —
Буламыни тыелып,—
Берәүнең башлау җитә,
Табышмак әйтү китә:
— Боз дисәң, боз түгел ул,
Тоз дисәң, тоз түгел ул.
Кар дисәң, кар түгел ул,
Бал дисәң, бал түгел ул.
Әбиләр дә ярата,
Нәниләр дә ярата,
Кашык белән аз-аз кабып
Ашыйлар бөтен җирдә.
Нәрсә ул? — ди Гөлгенә
Җавап инде бер генә:
«Морожный!» — диләр өзеп.
Айнур да тормый түзеп:
— Көн болытлаган чакта,
Әллә кайда еракта
Хәтәр көтүче йөри,
Озын чыбыркы сөйри...
Әй шартлата шарт та шорт,
Чыбыркысы ялт та йолт.
Күк йөзен йөзгә телә,
Нәрсә ул, кемнәр белә?
— Мин беләм! — ди бер малай,
Көттереп тормый алай.
Бөтенесен дә узып:
— Яшен ул!— диде сузып.
Табышмак әйтә Чулпан,
Башларын вата Чулпан:
— Бер озын аркан ята,
Үз-үзен уктай ата.
Карап торсаң бик кызык,
Кайчакта кызып-кызып
Әллә кая юнәлә,
Ә кайчакта төйнәлә...
Үзе кайчак сызгыра,
Үзе кайчак ыжгыра,
Ә кайчакта шым гына
Качып китә тын гына.
Айгөл Наилә белән:
— Елан ул, — диләр, — елан!
Мин дә табышмак әйтим
Диеп кушыла Хәким:
— Кара җәймә өстенә
Утлы борчак түгелгән.
Моңа инде җавапны
Табу кыен түгел лә...
— Йолдызлар ул, йолдызлар! —
Диеп кабатлый кызлар.
— Болытлардан юл ала,
Җиргә кереп югала...
— Яңгыр ул! — дип, шунда ук
Әйтеп куя бер бала.
Көн дә шулай җыелып, —
Буламыни тыелып, —
Берәүнең башлау җитә,
Табышмак әйтү китә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев