Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Сыйланыгыз, куяннар!

Рәмзия Вәлиева шигырьләре.

Сыйланыгыз, куяннар!

Яшьлек шәһәрендә яшим,
Урман тора терәлеп.
Табигатьне саклыйк, дуслар,
Кул тотынып бергәләп.

Кызыксынып кереп киттем,
Куяннар калдырган эздән.
Азык эзләп килгән алар,
Урман кунаклары бездә.

Рюкзагыма салган идем,
Яфракларын кәбестәнең.
Кискән агачның төбенә
Вак кишерләр дә өстәдем.

Кышын кыен куяннарга,
Ачыгадыр тамаклары.
Рәхәтләнеп сыйланыгыз!
Әй, сез, урман кунаклары!


Яшәешнең йөрәге

Гаиләбездә бергәләшеп,
Кичке ашны ашадык.
Абый, сеңлем, өчәүләшеп,
Дәрес карый башладык.

Көтмәгәндә, кинәт кенә,
Өебездә ут сүнде.
Караңгыда бик куркыныч,
Аһ, диеп әйтте кемдер.

Борыч тегермәнебез бар,
Тик электрдан эшли.
Әти караңгылык ярып,
Мин, ди хәзер ни эшлим?

Бертуктаусыз ул төчкерә, 
Үзе тарткан борычтан.
Әни ит чыгарткан булган,
Электр иттарткычтан.

Эшеннән кинәт туктады,
Кер юу машинасы.
Юар әле ут көйләнгәч,
Юк эшкә ашыгасы.

Ничек һава сулар инде,
Аквариумда балыклар?
Электрсыз ничек яши
Мәгарәдә халыклар?

Компьютерда эзли идек,
Абыем белән җавап.
Өй эшләрен ничек эшлик,
Утның бетүе харап.

Сеңлем Зәлия алайса,
Әйдә залга барыйк, ди.
"Шаян"
каналын ачыгыз?
Бергәләшеп карыйк, ди.

Телевизор да күрсәтми,
Бигрәк шомлы бу тынлык.
Күңелсезләндек барыбыз,
Өйдә тик караңгылык.

Чынлап торып аңладык без,
Электрның кирәген.
Кешеләргә хезмәт итә.
Яшәешнең йөрәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев