Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Светофор турында өч шигырь

Озын агайның өч күзе: Кызыл, сары, яшел ут.

Илсөяр Иксанова
Светофор

Бервакытны әти белән
Машинада барабыз.
Дәште безгә Светофор:
—Туктагыз, ди, карагыз.

Кызыл утым янган чакта,
Юл бирегез барына.
Әзерләнә торыгыз, ди,
Сары янган чагында.

Ә карасак, шул арада
Яшел уты да янган.
Әйтте безгә:
—Кузгалыгыз, рәхим итегез, мадам!


Гөлфия Юнысова
Светофор

Озын агайның өч күзе:
Кызыл, сары, яшел ут.
Икесе сүнеп торганда,
Берсе яна шунда ук.

Юл аша чыкканда, һәркем
Карый шушы күзләргә.
Һәрбер күзнең — үз фәрманы,
Һич кирәкми сүзләр дә.

Сары күз янса — «Көтеп тор!»
«Тукта!» — кызыл янганда.
«Тизрәк бул, алга атла!» —
Яшел күз елмайганда.


Ләбиб Лерон
Светофор — тәмлетамак?!

Светофордан
Сорадым бүген:
— Нигә кып-кызыл
Синең бер күзең?
Елмаеп, миңа
Ул болай диде:
— Кызыл помидор
Ашаган идем...
Светофордан
Сорадым тагы:
— Икенче күзең
Нигә сап-сары?
Елмаеп, янә
Ул болай диде:
— Иртән лимонлап
Чәй эчкән идем...
Сорамый тагы
Буламы түзеп:
— Нигә ямь-яшел
Өченче күзең?
Балкып елмайды
Һәм әйтте аннан:
— Ашаган идем
Ямь-яшел алма...
Шаярта ла ул —
Беләм ич инде!
...Шулай да торам
Ялмап иренемне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев