Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Светофор

Әлфия Ситдыйкова шигырьләре.

СВЕТОФОР
Әнкәсе белән Диләрә
Бакчага барган чакта,
Көн дә иртән светофор
Озатып кала чатта.
Кызыл, яшел, сары күзен
Кыскалый Диләрәгә.
Кызыл уты: «Туктап тор!» — ди,
Яшел алга җибәрә.
— Сары күзен ни дип кыса
Аңлат әле, әнием?!
— Сак бул, диеп безне шулай
Кисәтә ул, нәнием.
— Белдем, белдем: «Көтеп тор! — ди,
Яшел утның янганын.»
Төсле күзле светофор
Телен инде аңладым!
****
Юлдан чаба машиналар,
Ай-яй кызу баралар.
Әнә, юлга якынлаша
Өч-дүрт яшьлек балалар.
Тәрбияче апалары
Аңлатып куйган күптән.
Яшел ут янганны көтеп
Күзәтәләр тик читтән.
Җәяүлеләр сукмагыннан
Җитәкләшеп атлыйлар.
Юлның куркыныч икәнен
Балачактан аңлыйлар.
Юл кагыйдәсен ятласаң,
Тыңласаң зурлар сүзен.
Светофор гел елмаеп
Ачачак яшел күзен.
******
Борынына күзлек элгән
Эт күрдем мин урамда
Китап укый, кузгалмый да,
Утыра бер урында.
Уйламый да, каранмый да
Уңга, сулга, турыга.
Колагына керми ахры
Шаулы тормыш җыры да.
Машиналар ыгы-зыгы
Чабыша төрле якка.
Укымышлы маэмай гүя
Берегеп үскән чатка.
Белмиме юл кагыйдәсен?!
Онытты микән әллә,
Юл янында сагалавын
Бәхетсезлек һәм бәла.
Табигать кочагы иркен,
Урман аланы тыныч.
Дүрт аяклы дустым, юлдан
Читтә йөрергә тырыш.
*****
Юл аркылы чыгар өчен
Баскыч буйлап аска төш!
Төшү-менү кыен түгел,
Аягыңда булыр көч.
Җир асты юлы тулы сер
Каршы ала һәр көнне.
Бу юл кичүе бәладән
Саклап кала һәркемне.
Баскыч буйлап өскә менгәч
Кояш кочып алганда,
Аңлашыла, һәрбер мизгел
Шатлыкларга ялгана.
Менү-төшү чыныктыра
Һәм рухны ныгыта.
Кагыйдәне төгәл үтәп яшәү
Яшәү кирәк тормышта.
Әлфия Ситдыйкова


АЮЛАР ЧЫКТЫ ЮЛГА
Фил хортумын өскә чөя,
Дуылтап тавыш сала:
«Кисәтәмен сезне шулай,
Аюлар чыкты юлга!»
Чәүкә аваз сала: «Кар-р-р!» — дип,
«Юл буенда тар сукмак.
Җәяүлеләр юл-кичүгә
Атлыйлар сукмак буйлап…»
Аюлар төште хафага:
«Кайтыр юл кайда өйгә?
Юл-кичү — нинди була ул?
Аңлат, фил бабай, безгә!»
— Күрәсезме, юл аркылы
«Зебра» — юл җәяүлегә?
Аклы-каралы сызыклар
Юлны күрсәтер сезгә.
«Зебра» янында светофор.
Ул — дирижёр юлчыга.
КЫЗЫЛ ут янган чагында,
Юл ябык һәр юлчыга!
САРЫ төс ул — «Игътибар!
Көтеп тору билгесе.
Тротуардан читкә чыкмый,
Көтегез ЯШЕЛ төсне!»
Бу юл йөрү кагыйдәсен
Зурлар, балалар белә.
… Сакчы абый «Зебра» буйлап
Озатты безне өйгә.
Кагыйдәне санлыйбыз —
Һәрчак дөрес атлыйбыз!
Зинаида Кокорина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев