Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Соңгы кыңгырау

Разил Вәлиев шигыре.

Алда безне күпме юллар көтә...

Бәхетләргә, диләр, юл урау.

Шул турыда искә төшергәндәй,

Яңгырады соңгы кыңгырау.

 

Бәхет кайда? Китаплардан укып,

Бу сорауга җавап тапмадык.

Бәхет эзләп, илләр, җирләр кичтек,

Хыял тулпарына атланып.

 

Бөтенесен искә төшерде күк

Кыңгырауның моңлы тавышы...

Шушы мәктәп, шушы класс безгә

Күпме якын дуслар табышты.

 

...Малайлар да бүген әллә ничек –

Сүз әйтсәң дә, оялып кызара...

Сагынырлар, хат юлларлар әле

Чәч толымын тарткан кызларга.

 

Кызлары да әллә нишләгәннәр –

Менә-менә тора еларга...

Укытучы гына елмая гел,

Гаҗәпләнеп үткән елларга.

 

«Болары да олы юлга чыга,

Җан җылысы күчкән аларга...».

Һәр кыңгырау саен яшәрә күк,

Тик нигәдер чәче агара...

 

Очар вакыт җиткән. Кошлар да бит

Утырмыйлар мәңге ояда...

...Аннан безгә җан җылысы күчсә,

Бездән күчсен җылы – дөньяга!

 

Алда безне олы юллар көтә...

Бәхетләргә, диләр, юл урау.

Урау юллар турыланыр әле –

Алга дәшә соңгы кыңгырау!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев