Сәлам, “Көмеш кыңгырау”!
Сания Әхмәтҗанова.
Җәйге ялны мактап туймасак та,
Сентябрьне көттек сагынып;
Аллы-гөлле чәчәк ташкыныдай,
Мәктәпләргә килдек агылып.
Мавыктыргыч, серле сукмаклардан
Белем дөньясына юл урау...
«Аерылмас дуслар булыйк!» — дип,
Дәшә безгә “Көмеш кыңгырау”.
Сания Әхмәтҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев