Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Шигъри тәлгәш

Әлфия Ситдыйкова һәм Рәсимә Ильясованың юл кагыйдәләренә багышланган шигырьләрен укырга тәкъдим итәбез.

Әлфия Ситдыйкова

Чыныктыра

Юл аркылы чыгар өчен,

Баскыч буйлап аска төш!

Төшү-менү кыен түгел,

Аягыңда булыр көч.

 

Җир асты юлы тулы сер

Каршы ала һәр көнне.

Бу юл кичүе бәладән

Саклап кала һәркемне.

 

Баскыч буйлап өскә менгәч,

Кояш кочып алганда,

Аңлашыла, һәрбер мизгел

Шатлыкларга ялгана.

 

Менү-төшү чыныктыра

Рухыңны да ныгыта.

Кагыйдәне төгәл үтәп

Яшәү кирәк тормышта. 

Рәсимә Ильясова

Кайчан үсәсең?

Әтием туган көнгә

Алып бирде машина.

«Пип-пип» итеп кычкыртам,

Чыкмагыз, дип каршыга.

 

Машинам яңа булгач,

Яратмый тик торырга.

Уртасында руле бар

Уңга, сулга борырга.

 

Тормозына басмасаң,

Машинам оча гына...

Менә килеп бәрелде

Диванның почмагына.

 

Сеңлем чыга каршыма...

– Кайчан инде үсәсең?

Минем кебек белер идең

Юл йөрү кагыйдәсен!

 

Синең үсеп җиткәнне

Көтәсе дә көтәсе...

Җәяү йөргән кешенең дә

Була үз кагыйдәсе. 

 

Асылъяр Хәсәнова рәсеме. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев