Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Сөенә беләсеңме?

«Яшәлгән һәрбер көнеңә, Үстергән һәрбер гөлеңә Сөенә беләсеңме?» Фәнис Яруллин шигыре.

Тормыш шатлык кьша түгел,

Күрәсең—күрәсеңне.

Яшең барында күзеңдә

Өмет сүндерми үзендә

Сөенә беләсеңме?

 

Үзеңне ашаткан җиргә

Көн дә бер иеләсеңме?

Кояш елмаеп көлгәнгә,

Гел тыныч көннәр килгәнгә

Сөенә беләсеңме?

 

Барган саен максатыңа

Якынрак киләсеңме?

Алга киткән һәр адымга

Рәхәтлек тоеп җанында

Сөенә беләсеңме?

 

Кеше елаганда елап,

Көлгәндә көләсеңме?

Кешегә кылган шәфкатьтән

Зур ләззәт алып, табып тәм

Сөенә беләсеңме?

 

Беркем дә мәңгелек түгел,

Белсәң дә үләсеңне —

Яшәлгән һәрбер көнеңә,

Үстергән һәрбер гөлеңә

Сөенә беләсеңме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев