Сагынам!
Шигърият

Сагынам!

Ваемсыз уянган иртәләр - Кайларда калдыгыз? Сагынам!

Ваемсыз уянган иртәләр -
Кайларда калдыгыз? Сагынам!
...Иләс җил кытыклый күңелне -
Исә дә сабыйлык ягыннан...

Кайда ул җил хәзер? Зилзилә
Каезлый картайган бәгырьне.
Сагынам - бер гамьсез чакларым
Тәгәрәп еларлык кадерле!

Сагынам - кантарны тау итеп,
Дөньядан ваз кичкән мәлләрне...
Йөрәгем ярылыр, ишетсәм
Ул чакта бүгенге хәлләрне...

Сагынам - йокылы төннәрне,
Сагынам - кояшлы көнемне!
Сиздерми сабырлык чатнавын,
Тирәнгә яшерәм... телемне...

Сагынам... кичәге илемне...
Сагынам... кичәге үземне...

 

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев