Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Пока

Рәшит Бәшәр шигырьләре.

Кара күзлеген киде,

Мине күтәреп сөйде.

Әтием эшкә китте.

Кузгалды кызыл Ока...
Пока!
Әни бикли ишекне:
—  Без югында караклар

Өйгә кермәсә ярый?!

Елмая күрше абый:
—  Борчылмагыз, ди, юкка.
Пока!


Чыгып киттек урамга,

Кибетләрне урарга.

Мияулап калды песи:
—  Сөт алып кайтчы, апа!...
Пока!


Сөт тә алдык, ипи дә,

Тик нәрсәдер җитми лә.

Туңдырма бирә-бирә

Озата сатучы апа...
Пока!


Шоколад та ашадым,

Бик тәмләп эчтем сокны.

Диванга кырын ятып,

Өемдә көтә йокы...
Пока!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев